Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш авылы китапханәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үтте (ФОТОЛАР)

Куакбаш авылы китапханәсендә "Гаилә - җылы оям" дип аталган бик кызыклы чара үтте, дип хәбәр иттеләр. 8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан бөтен ил буенча төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Әлбәттә бу чаралардан китапханәләр да читтә калмый. Куакбаш авылы китапханәсендә дә гаилә көненә багышланган чара үтте....

Куакбаш авылы китапханәсендә "Гаилә - җылы оям" дип аталган бик кызыклы чара үтте, дип хәбәр иттеләр.
8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан бөтен ил буенча төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Әлбәттә бу чаралардан китапханәләр да читтә калмый. Куакбаш авылы китапханәсендә дә гаилә көненә багышланган чара үтте. Анда китапханәгә актив йөрүче берничә күп балалы гаилә чакырылган иде. Бәйрәмне китапханәче Гүзәлия Мифтахова башлап җибәрде. Ул бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, 13 нче гасырда яшәгән, бу бәйрәмнең сәбәпчеләре булган, бик матур пар Петр һәм Феврониянең мәхәббәт тарихын бәян итте.
Кичәне Куакбаш авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, җирле шагыйрә Халидә Бегҗанова дәвам итте. Ул китап укучыларга үзенең мәхәббәт, гаилә, ата - анага багышланган бик матур эчтәлекле шигырьләрен тәкъдим итте. Бәйрәм барышында килгән гаиләләр төрле уеннарда, конкурсларда катнашты, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Кичә чәй табыны артында, бик җанлы кызыклы әңгәмә белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев