Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш авылында яшәүче Җинан әбине Президент котлады

Куакбаш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мифтахелҗинан Әхтәм кызы Аскарова 90 яше уңаеннан котлаулар кабул итте.

 

Мифтахелҗинан әби барлык тыл хезмәтчәннәре кебек үк, авырлыкларны күреп, авыл өчен, гаилә өчен дип яшәгән. Үз туган авылында – Куакбашта яшәп, хезмәт иткән, төрле урыннарда, төрле һөнәрләрне башкарган, бухгалтер, исәпләүче булып колхоз идарәсеннән пенсиягә киткән.

Әтисенә, сугыштан яраланып булса да, кайтырга Ходай насыйп итә. Юбилярның ире – Гали Аскаров авылда тракторда эшләгән. Аның белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр: өч кыз һәм бер малай. Мифтахелҗинан әби хәзерге көндә улы Рафик тәрбиясендә яши.

-    Әни, Аллага шөкер әле, үзен-үзе карый ала, матур көннәрне йортка чыгып, йөреп керә. Аякларны яздырырга, аякларны хәрәкәтләндерергә кирәк, дип әйтә әни, - дип сөйли улы Рафик абый телефон аша аралашканда.
Ике кызы Яр Чаллыда, бер кызы – Тимәштә яши икән. Балалар, оныклар, оныкчыклар өчен хөрмәтле кеше булып, аларга хәер-фатиха биреп гомер итә.

90 яше белән котларга Куакбаш авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова килгән. Ул Россия Президенты В. Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды, “Сезнең тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәбез, сезгә хәерле гомер, сәламәтлек насыйп итсен”, - диде.

Әйе, өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да 90-95 яшьләрен тутырганнарның башыннан үткән сынаулар.

Бүгенге көндә Куакбаш авылында  җиде тыл хезмәтчәне яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев