Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш егетләре сәламәтлек яклы

Куакбаш егетләре – Рияз белән Нияз Галиуллиннарны еш кына район Сабантуйларында көрәштә күрергә туры килә. Егетләр кечкенәдән спортны үз итеп, спортның чыннан да, сәламәтлек өчен кирәк икәнен белеп үсәләр.


Рияз белән Нияз икесе көрәш белән шөгыльләнә. Мәктәпкә кергәнче үк көрәшләрне карарга яратканнар, шушы спорт төре белән кызыксынганнар. Аннан әтиләренең дә йогынтысы булгандыр. Белеме буенча физкультура укытучысы ул. Әти кеше малайларына һәрвакыт терәк, ярдәмче булып яши.

Рияз белән Нияз мәктәптә укыганда көрәш түгәрәгенә йөриләр. Узган елдан шәһәрдәге 3нче спорт мәктәбенә йөри башлаганнар, хәзер анда шөгыльләнәләр. Рияз быел студент булган, нефть техникумында беренче курста укый, Нияз исә Куакбаш мәктәбенең 8нче сыйныфында белем ала. Егетләр Куакбаштан спорт мәктәбенә килеп йөрүне дә авырсынмыйлар, дөресрәге әтиләре йөртә икән. Афәрин, шәһәрдә яшәп, янәшәдә булган спорт мәктәбенә йөрмәүче яшүсмерләрнең борынына чирттегез, егетләр.

“Районкүләмендә, мәктәпләр арасында, арасында узган бәйгеләрдән аларның урынсыз кайтканнары юк, призлы урын белән кайтып, безне шатландыралар. Балаңның кечкенә генә җиңүе дә – әти-әни өчен зур горурлык”, - ди әниләре Римма.

“Алар ярышларга киткәндә, имгәнмичә, исән-сау кайтсыннар, дип теләп калам. Менә 18 декабрьдә булачак ярышларга әзерләнәләр әле”, - ди Римма ханым.

Егетләр шулай ук хоккейны да ярата. Сәламәт яшәү яклы булган егетләр тормыш юлында очраган сынауларга бирешмәс, тормышта үз урыннарын табачакларына ышаныч зур.

Розалия Мостафина

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз

Фотолар: гаилә альбомыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев