Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Курганда балаларны татарча әкиятләр укырга чакыралар

«Татар әкиятләрен укыйбыз» бөтенроссия интернет-акциясендә балалар һәм аларны укырга өйрәтүчеләр - ата-аналар, китапханәчеләр, тәрбиячеләр, педагоглар катнаша ала.

Курган өлкәсенең Виктор Потанин исемендәге балалар-яшүсмерләр китапханәсе «Татар әкиятләрен укыйбыз» бөтенроссия интернет-акциясендә катнашырга теләүчеләрне чакыра. 

Катнашу өчен 2020 елның 11 декабрендә бер яки берничә татар әкиятен укырга кирәк. Уку вакытында катнашучыга фото яки видеоязма ясарга, ә аннары «ВКонтакте» социаль челтәрендә үз битендә #Читаемтатарскиесказки хэштегы белән урнаштырырга кирәк. Акцияне үткәрү урыны теләсә кайда: китапханә, балалар бакчасы, мәктәп, өйдә булырга мөмкин.

Акциядә катнашучы сертификатын «ВКонтакте» социаль челтәрендәге китапханә төркеме битендә 12-13 декабрьдә йөкләп алырга мөмкин булачак.

https://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев