Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыш китәргә ашыкмый: карларын яудыра

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә аязучан болытлы булыр дип көтелә. Алдагы түлекләрдә Татарстанда явым-төшемнең айлык нормасының яртысыннан артыгы явар дип фаразлана. Бу хакта идарәдә метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина сөйләгән. "Мартның беренче яртысындагы аномаль җылылардан соң, һава торышы...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә аязучан болытлы булыр дип көтелә.
Алдагы түлекләрдә Татарстанда явым-төшемнең айлык нормасының яртысыннан артыгы явар дип фаразлана. Бу хакта идарәдә метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина сөйләгән.
"Мартның беренче яртысындагы аномаль җылылардан соң, һава торышы янә кышкы сценарий буенча үзгәрә башлады. Башта сизелерлек суытты. Ә хәзер Кара һәм Урта диңгез тирәсеннән көньяк-көнбатыш циклон чыгу, аларның фронталь бүлекләре узу сәбәпле кар, юеш кар күзәтелә, температура акрынлап нульгә якынлаша", - дигән ул.
25 мартта һава температурамы төнлә - 2-7, аязган вакытта 12 градуска кадәр салкынайта. Көндез - 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булыр, дип көтелә.
Шимбә, 26 мартта, төнлә - 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы, көндез - 2-7 градус җылы булачак.
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев