Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кышкы каникулларда балаларга күңелсезләнергә вакыт булмаячак

Иртәгәдән Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк кышкы каникуллар башланачак. Инде гадәтигә әверелгән республика чыршы бәйрәме «Татнефть Арена»да 25нче декабрьдә узачак. Бәйрәмдә бөтен республикадан килгән 8 мең уку отличнигы, олимпиада призерлары, республика балалар оешмалары лидерлары катнашачак. Укучыларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбриклиячәк. Ә 26нчы...

Иртәгәдән Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк кышкы каникуллар башланачак.

Инде гадәтигә әверелгән республика чыршы бәйрәме «Татнефть Арена»да 25нче декабрьдә узачак. Бәйрәмдә бөтен республикадан килгән 8 мең уку отличнигы, олимпиада призерлары, республика балалар оешмалары лидерлары катнашачак. Укучыларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбриклиячәк. Ә 26нчы декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда Бцтенроссия Яңа ел чыршысы бәйрәме узачак.

Шулай ук яллар вакытында мәдәният йортларында ярминкәләр, театрлаштырылган тамашалар, спорт ярышлары һ.б. оештырылачак. Моннан тыш, укучылар өчен мәктәп яны лагерьлары, олимпиадаларга әзерләнү буенча җыеннар булдырылачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү түгәрәкләренә йөри алачаклар, дип хәбәр итә министрлык сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев