Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кыяр ашап сылуланабыз

Тиздән түтәлдән үзебез утырткан кыярларны өзеп ашар чак җитә. Ә бу - үз чиратында, организмны витаминнар белән баету белән беррәттән аны токсиннардан арындырырга һәм ябыгырга да мөмкинлек була дигән сүз. Кыярда нәрсә булсын, ул бары судан гына тора, ди кайберәүләр. Әмма бу алай түгел. Чыннан да, кыярның 90 проценты судан...

Тиздән түтәлдән үзебез утырткан кыярларны өзеп ашар чак җитә. Ә бу - үз чиратында, организмны витаминнар белән баету белән беррәттән аны токсиннардан арындырырга һәм ябыгырга да мөмкинлек була дигән сүз.

Кыярда нәрсә булсын, ул бары судан гына тора, ди кайберәүләр. Әмма бу алай түгел. Чыннан да, кыярның 90 проценты судан тора. Тик анда организм өчен кирәкле С, А, В группасы витаминнары, шулай ук кальций, калий, тимер һәм магний кебек минераллар бар. Кыярның калориясе бик аз һәм шуңа күрә диета тотарга теләүчеләр өчен бик кулай ризык.


Әлбәттә, кыярлы диетада көне буе аны гына ашап торуны күздә тотылмый. Әлеге сусыл яшелчәне башка төр яшелчә-җимешләр белән катыштырып, фантазиягез кушканча, төрле салатлар ясап ашарга (иң мөһиме - көнлек рациондагы кыяр күләме 1,5 кг булсын!), ике йомырка яки майсыз эремчек кулланырга киңәш ителә. Составына әйтеп үтелгән әйберләр кергән ризыкларны көне буена биш тапкырга бүлеп ашау кирәк.

Кыярдан бик җиңел әзерләнә торган салат

2 кыяр
2 пешкән йомырка
100 г салат яфрагы
50 г руккола
3 сабак сельдерей
100 г әстерхан чикләвеге
1 теш сарымсак
1 лайм согы
150 мл натураль йогырт
Тәменә карап, тоз һәм борыч салып болгатырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев