Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Көймәсен теплоход әйләндергән балыкчыны бүген водолазлар эзли башлады

Балыкчыны трал куллану ысулы белән таба алмаганнар. Чулманда икенче тәүлек 59 яшьлек балыкчыны эзлиләр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Искәртеп үтик: диспетчерлык хезмәтнең 112 бердәм номерына Чистай районында Чулманда теплоходның балыкчы утырган көймә өстеннән чыгуы турында хәбәр алынган. Ачыкланганча, 59...

Балыкчыны трал куллану ысулы белән таба алмаганнар.

Чулманда икенче тәүлек 59 яшьлек балыкчыны эзлиләр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: диспетчерлык хезмәтнең 112 бердәм номерына Чистай районында Чулманда теплоходның балыкчы утырган көймә өстеннән чыгуы турында хәбәр алынган.

Ачыкланганча, 59 яшьлек ир-ат Сухой Берсут авылыннан ерак түгел суднолар юлында резин көймәдә балык тоткан, ә бу гамәл тыелган. Шаһитлар ике буш баржаны буксирга алган МБ-1225 теплоходының көймә белән бәрелешүе турында хәбәр иткән. Көймә әйләнеп капланган, балыкчы баткан дип фаразлана.

Кичә балыкчыны көне буе кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары һәм эзләү-коткару хезмәткәрләре эзләгән. Баткан ир-атны трал куллану ысулы белән эзләгәннәр, чөнки водолазларга судно йөри торган урында эшләү тыела.

Кичә кичкә елганың 2,5 км төбе һәм Чулман елгасының сул яры буйлап 15 км тикшерелгән. Әмма эзләү нәтиҗә бирмәгән.

Бүген баткан балыкчының гәүдәсен водолазлар эзләргә керешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев