Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кырымга - күпердән!

Кырым ярымутравын Русия белән тоташтырган күперне төзү 227, 92 миллиард сумга төшкән.

Аның озынлыгы –19 чакрым. Ул Русиядә генә түгел, ә барлык Европадагы иң озын күпер булып исәпләнә. Моңа кадәр Русиядәге иң зур күпер исемен Санкт-Петербургтагы Көньяк эстакадасы йөртә иде. Аның озынлыгы – 9,378 чакрым. Португалиядәге Васко да Гама күпере озынлык буенча икенче урында тора. Ул 17,2 чакрымга сузылган.
Ә дөньяда иң озыны булып Кытайның Шанхай һәм Нанкин шәһәрләрен тоташтыручы күпер санала. Ул 164 800 метр озынлыкта. Кытайда ул күпернең бер метрын төзү 8,8 мең долларга төшсә, бездә аның бәясе 200 мең доллар тәшкил иткән.
Кырым күпере диңгез өстеннән 35 метр биеклектә урнашкан, ул җиде мең субай өстендә утыра. Кайбер субайлар су төбенә 105 метр тирәнлеккә кагылган.

Күперне ачу тантанасында Русия Президенты Владимир Путин “КамАЗ” машинасының руль артына утырып, колоннаның иң алдында барды. Аның “С” категориясендәге машина йөртү таныклыгы бар, ә менә хәвефсезлек каешын Президент эләктермәгән булып чыкты. Федераль сак хезмәте, юлның моңа кадәр рәсми ачылмавы сәбәпле, каеш эләктермәүне канун бозу дип исәпләми.
Шуңа карамастан, Липецк парламенты депутаты Олег Хомутинников Президентның юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозуын тикшерүне сорап, Генераль прокуратурага мөрәҗәгать итте.

http://kiziltan.ru/news/11522-kperlrne-kpere.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X