Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәлакәткә юлыккан “Ту-154” очкычында Беренче канал һәм “Звезда” тележурналистлары булган

"Ту-154" очкычы һәлакәткә юлыгып, Кара диңгезгә төшкән. Аның бортында Беренче каналның 3 журналисты булган, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы каналның матбугат сәркатибе Лариса Крымовага сылтама белән. "Корреспондент Дмитрий Рунков, оператор Вадим Денисов һәм тавыш операторы Александр Сойдов очкычта иделәр", - дип ачыклык кертә Крымова. Кичектергесез хезмәтләрдән алынган мәгълүмат буенча, анда...

"Ту-154" очкычы һәлакәткә юлыгып, Кара диңгезгә төшкән. Аның бортында Беренче каналның 3 журналисты булган, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы каналның матбугат сәркатибе Лариса Крымовага сылтама белән.

"Корреспондент Дмитрий Рунков, оператор Вадим Денисов һәм тавыш операторы Александр Сойдов очкычта иделәр", - дип ачыклык кертә Крымова.

Кичектергесез хезмәтләрдән алынган мәгълүмат буенча, анда шулай ук "Звезда" телеканалы төшерү төркеме дә булган. "Пассажирлар исемлегендә "Звезда" телеканалы редакциясеннән булган 3 кеше бар", - дип белдергән агентлык чыганагы.

Әлегә "Звезда" телеканалыннан рәсми белешмә юк, диелә "Интерфакс"та.

Моңа кадәр Россия Оборона министрлыгында радарлардан юкка чыккан "Ту-154" самолетында Россия Федерациясе Кораллы көчләре хәрбиләре, шулай ук "Хмеймим" авиабазасына Россия Һава-космик көчләре авиатөркемен Яңа ел белән котларга баручы Александров исемендәге ансамбль артистлары һәм илебез массакүләм мәгълүмат чараларының 9 вәкиле булуын раслаганнар.

http://tatar-inform.tatar


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев