Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Һәлакәткә юлыккан Ту-154 очкычының кара тартмалары кайдалыгы ачыкланды

Очкыч кичә Кара диңгез өстендә һәлакәткә юлыккан иде. 25 декабрь иртән Сочи янында Кара диңгезгә килеп төшкән Ту-154 очкычы кара тартмаларының кайдалыгы ачыкланды, дип хәбәр итә "Коммерсант". Якын арада кара тартмалар диңгездән чыгарылачак. Россия Хәрби-космик көчләр башкомандующие Виктор Бондарев сүзләренчә, алар зыян күрмәгән булырга тиеш, чөнки алар, түбән өлеш һәм...

Очкыч кичә Кара диңгез өстендә һәлакәткә юлыккан иде.

25 декабрь иртән Сочи янында Кара диңгезгә килеп төшкән Ту-154 очкычы кара тартмаларының кайдалыгы ачыкланды, дип хәбәр итә "Коммерсант".

Якын арада кара тартмалар диңгездән чыгарылачак. Россия Хәрби-космик көчләр башкомандующие Виктор Бондарев сүзләренчә, алар зыян күрмәгән булырга тиеш, чөнки алар, түбән өлеш һәм фюзеляж орынганга, иң аз зарарланган кильдә булган.

Искәртеп үтәбез: Кара диңгезгә килеп төшкән очкычта 84 пассажир һәм экипаждан 8 кеше булуы билгеле. Сириягә баручыларның күпчелеге Мәскәүнең Александров исемендәге хор коллективында катнашучылар булган. Шулай ук "Беренче канал", "НТВ" һәм "Звезда" - барлыгы өч федераль канал журналистлары, доктор Лиза буларак танылган Елизавета Глинка һәм Россия Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты башлыгы Антон Губанков та әлеге очкычта сәфәр чыккан булган.

Авиаһәлакәт факты буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү барышында теракт төп сәбәп буларак каралмый. Очкычның техник торышы һәм идарә иткәндә хата фаҗигагә китергән булырга мөмкин, дип саный тикшерүчеләр.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X