Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ленингорскилылар, СЕЗ ИНТЕРНЕТКА БӘЙЛЕ ТҮГЕЛМЕ?

Интернет-бәйлелеккә өч төрле төркем дучар була икән. Беренчесе — компьютер уеннары белән мавыгучылар, икенчесе — интернет аша азартлы уеннар уйнаучылар, өченчесе — аралашу сайтларында утыручылар.

Психологлар әйтүенчә, бәйлелеккә күбрәк балалар, үсмерләр, үзенә түбән бәя бирүчеләр, кыюсыз, юаш, йомшак холыклы, үз эченә бикләнгән кешеләр дучар була. Интернет-бәйлелек эчкечелек, наркомания кебек җитди авырулар рәтендә санала. 

Белгечләр әйтүенчә, интернет-бәйлелекнең билгеләре түбәндәгеләр: һәрвакыт онлайн булу теләге; интернетка тоташа алмаганда ачу чыгу, тынгысызлану; виртуаль дөньядан чынбарлыкка кайтасы килмәү; игътибарсызлык; интернетта утырып, шәхси гигиена таләпләрен дә үтәмәү; ашауны оныту, искә төшкәч кенә капкалап кую; реаль тормышта кешеләр белән аралашудан баш тарту, интернет аша язышуны хуп күрү; акчаны интернетка чыгу чараларына (компьютер, телефон һ.б.) тотарга әзер булу; интернет аркасында якыннар белән конфликтка керү.

https://vk.com/irekmaydani

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев