Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск абитуриентлары колагына: авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерли торган уку йортлары ИСЕМЛЕГЕ, КАБУЛ ИТҮ ТӘРТИБЕ

Абитуриентларга ярдәмгә уку йортларын барлауны дәвам итәбез. Бүген без авыл хуҗалыгы тармагында белгечләр әзерли торган уку йортларына тукталдык. Казан дәүләт аграр университеты Заманында республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белем алган уку йорты бу. Биредә бүген 22 белгечлек буенча биш меңнән артык студент белем ала, 12 юнәлештә...

Абитуриентларга ярдәмгә уку йортларын барлауны дәвам итәбез. Бүген без авыл хуҗалыгы тармагында белгечләр әзерли торган уку йортларына тукталдык.


Казан дәүләт аграр университеты

Заманында республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белем алган уку йорты бу. Биредә бүген 22 белгечлек буенча биш меңнән артык студент белем ала, 12 юнәлештә бакалавр, 7 юнәлештә магистрлар әзерләнә. Сүз уңаеннан, май аенда аграр университет 95 яшьлек зур юбилеен үткәрде.
Студентлар агрария, урман хуҗалыгы һәм экология, механикалаштыру һәм техник сервис, икътисад кебек дүрт юнәлештә белем ала. Югары белемле агроном, бакчачы, урманчы, ландшафт дизайнеры, эколог, агроинженер, икътисадчы әзерлиләр. Шунысын әйтергә кирәк, икътисади белем монда бары тик түләүле генә. Читтән килеп белем алучы студентларга тулай торак та бар.
Укырга керү өчен математика белән рус теленнән кала, факультетына карап, биология, география, физика яки җәмгыять белеменнән дә имтихан тапшырырга кирәк. Кайбер сәбәпләр аркасында түләп укырга теләүчеләр өчен белем алу бәясе 90-100 мең сум тирәсе дип язылган уку йорты сайтында. БДИ баллары яхшы булган абитуриентларга 10-20 мең сум ташлама да каралган. Белем алу вакыты бакалавр юнәлешендә - дүрт ел.

- Соңгы вакытта яшьләр аграр белемне диплом алу өчен генә түгел, ә үз белгечлеге буенча авыл җирлегендә эшләү өчен ала. Хәзер авылда эшләүче яшьләргә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бик күп кызыксындыру чаралары оештырыла. Әйтик, инде студент вакытта укучы, берәр оешма белән килешү төзеп, ун меңлек стипендия алырга мөмкин. Ягъни студентка, дәүләттән тыш, киләчәктә эшләячәк оешма да акчалата ярдәм итә. Укып бетергәч тә, министрлык яшь белгечләрне ташламый. Авылда төпләнгән очракта, аларга 300 мең сум «подъемный» бирелә. Бер ел дәвамында хезмәт хакына минималь керем өстәлеп бара, торакка субсидия бирелә, - диде уку йортының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Гүзәл Фәссахова.

Инде университет калыбына гына сыймаган студентлар үзләрен Германиядә сынап карый ала. Уку йорты Германия аграр университетлары белән тыгыз элемтәдә тора. Шулай ук студентларга эшмәкәрләр, төрле оешма җитәкчеләре, сәясәтчеләр дә дәрес бирә.
Аграр университет - спорт, иҗат өлкәсендә күп кенә Казан вузларына үрнәк. Әле күптән түгел генә уку йортының «Әкәмәт» ШТК командасы Югары татар лигасында җиңү яулады. Университетның «Тургай» студентлар халык театр төркеме республика районнарыннан гастрольләрдән кайтып та керми.

Адресы: К.Маркс урамы, 65 нче йорт
Телефоны: (843) 567-46-30

Уртача балл
Агрономия факультеты - 150-176 балл
Механизация һәм техник-сервис институты - 160-176 балл
Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты - 160-192 балл
Икътисад институты - 165-185 балл


Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Академия - Россиядә ветеринария юнәлешендә белем бирә торган иң борынгы уку йортларының берсе.
«Ветеринария медицинасы» факультетында мал табибы һәм ветеринария-санитар экспертиза белгечлекләре буенча белем бирәләр. Мал табибы һөнәрен үзләштергәннәр соңгы курсларда кош, балык, бал кортлары авырулары, кинология нигезе һәм этләр анатомиясе, йорт хайваннары һәм экзотик җанварларны дәвалау һ.б. өстәмә юнәлешләрне инде тирәнтен үзләштерә башлый. Читтән торып һәм кичке бүлектә дә укырга мөмкин.

«Биотехнологияләр һәм стандартлаштыру» факультетында зоотехния, стандартлаштыру һәм метрология, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү, менеджмент кебек юнәлешләрне үзләштереп була.
- Гадәттә, бер урынга өч-дүрт кеше туры килә. Өч фәннән БДИ буенча уртача балл - 150. Иң зур конкурс мал табибы белгечлегенә, биредә 173тән дә кимрәк балл белән кереп булмый. Студентларыбыз III курстан практик дәресләргә күчә. Аны авыл хуҗалыгында да, Казан ветеринария клиникаларында да узарга мөмкин. Академияне тәмамлаган студентларның барысын да эшкә урнаштырып барабыз, - диде уку йортының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Рубин Каюмов.

Ветеринария академиясе дә студентларны чит илгә укырга җибәрә. «Аполло» программасы аша ел саен берничә студент Германия, Дания, Франция, Казахстан, Төркия университетларында белем дәрәҗәсен күтәрә. Төп таләп - барасы ил телен белү.

Адресы: Себер тракты урамы, 35нче йорт
Телефоны: 8 (843) 273-96-46


Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы

Әтнәгә бер килүендә Рөстәм Миңнеханов, уку йортындагы шартларга шаккатып, техникумны студентлар кампусы, ягъни студентлар шәһәрчеге дип атаган иде. Дөрестән дә, техникумда булмаган нәрсә юк.
2016 ел Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы өчен иң истә калырлык ел булган. Беренчедән, уку йорты 50 яшьлек юбилеен үткәрә. Икенчедән, узган ел биредә эшче һөнәрләр әзерләү буенча республика үзәге ачыла. Ресурс үзәк укыту системасын гына түгел, техникумның бинасын да үзгәртә. Андагы ремонтка, 30 миллионлык лаборатория җиһазларына хәтта Казанның югары уку йортлары көнләшә.

Ярты гасыр дәвер эчендә техникум авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче 9 меңнән артык белгеч әзерләргә өлгергән. Биредә аш-су остасы, бухгалтер-икътисадчы, ветеринария, техник-механик кебек дүрт юнәлеш буенча белем бирәләр. Киләчәктә эретеп ябыштыручы, электрик һөнәрләрен дә үзләштереп булачак монда. Абитуриентларны 9нчы сыйныфтан укырга алалар. 11нче сыйныфлар исә механик һәм бухгалтер белгечлегенә читтән торып укый. Студентлар бер генә һөнәр белән чикләнми. Төп укуларын тәмамлагач, дүрт-биш ай эчендә яңа һөнәр дә үзләштерә алалар. Моңа өстәп, студентлар B, C категориясендә машина йөртү таныклыгы да ала. Трактор йөртергә дә өйрәнеп була. Уку йорты янында гына автодром бар.

Бу уку елыннан техникумда имтихан бирү системасы да үзгәрде. Элек чыгарылышлар бары диплом гына якласа, хәзер демонстрацион имтихан да тапшыра. Бу сынау парта артында үтми. Яшьләр үз белемнәрен практикада сыный. Әйтик, механиклар имтиханда тракторларга техник ярдәм күрсәтү, фрес, культиватор, чәчкеч белән эшләү осталыгын күрсәтергә тиеш. Диплом алу өчен студентка 100 балл җыярга кирәк.

Уку белән генә дөнья бармый. Спорт белән шөгыльләнү өчен уку йорты бинасында тренажер залы, спорт залы бар, ишегалдында исә мини футбол, баскетбол, волейбол мәйданчыклары җиһазландырылган. Сүз уңаеннан, узган уку елында техникум командасы мини футбол буенча республика чемпионы булды. Ә Алабуга шәһәрендә студентлар арасында узган спартакиадада өченче урын яуладылар. Җыр, биюгә студентларны Казан белгечләре өйрәтә. Җырчы Гөлназ Солтанова исә вокал буенча дәресләр бирә. Беренче сентябрьдән техникумда театр түгәрәге эшли башлый. Ул рәсми булмаган Әтнә дәүләт драма театрының яшьләр филиалы булыр дип көтелә. Студентлар белән театр артистлары үзләре шөгыльләнәчәк. Биредә WorldSkills хәрәкәте дә көчле. Узган ел студентлар аш-су остасы, ветеринар белгечлекләре буенча үзләрен чемпионатта сынап караган.
Техникум тәмамлаган яшь белгеч үз юнәлеше буенча Казан дәүләт аграр университеты белән Бауман исемендәге Казан ветеринария университетына БДИсыз укырга керә ала. Бу очракта уку вакыты кыскартыла.

Адресы: Зур Әтнә, Б.Җиһаншин урамы, 87нче йорт
Телефон: 8(84369)2-13-10, 2-13-13


Саба аграр көллияте

Саба көллиятенә керсәң, андагы тәртипкә шаккатасың. Студентлар, мәктәп укучылары кебек, бердәм формадан йөри. Иртәләрен йога белән шөгыльләнәләр, ә «линейка» вакытында концертлар куялар. Кыскасы, монда үзеңне төрле яктан күрсәтергә бөтен мөмкинлек тә бар.

Башка уку йортларындагы кебек, биредә дә «Авыл хуҗалыгы механизациясе», «Тракторист-машинист», «Электр энергиясе белән тәэмин ителеш», «Бина, корылмаларны төзү, куллану», «Икътисад һәм бухгалтер хисабы» юнәлешендә белем бирәләр. Уку, белгечлегенә карап, ике-өч елга кадәр сузыла.

Сабадан тыш Балтач, Кукмара, Арча, Теләче районнары, Киров өлкәсе, Казан шәһәреннән килеп укучылар да бар.
Икътисади белем алучы кызлар, гадәттә, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетына һәм Казан милли-тикшеренү технология университетына (КХТИ) III курска укырга керәләр. Егетләрнең 60 проценты башта армия хезмәтенә барып кайта, соңыннан авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли башлый. Укучыларның 70-80 проценты үз һөнәре буенча эшкә урнаша.
Укучыларны төп имтихан һәм аттестатка карап сайлап алалар. Шулай ук уку йортының үзендә математика һәм рус теле буенча имтиханнар була. Абитуриент белән сөйләшүләр алып барыла, ләкин бу сынаулардан артык куркырга кирәкми.
- Безнең төп максат - тәрбия. Балага никадәр белем бирсәң дә, тәрбиясе булмаса, ул белемен тиешенчә куллана алмаячак. Сер түгел, бездә авыр хәлле гаиләләрдән килгән, әтисе йә әнисе эчкече булган балалар да укый. Алар безгә укырга килеп башка - матур тормыш та бар икәнен күрә, үзләре шуңа омтыла башлый. I курска килгән кайбер малайлар урын-җирләрен дә җыя белмиләр. Тулай торакта алар чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәнә. Соңыннан әти-әниләре килеп рәхмәтләр әйтә. Мәктәптәге укытучылары «бу баланы дәрестә дәфтәр тотып шигырь укытып булмый иде» дип зарлана. Ә бездә алар гөрләтеп җырлый, бии, сәхнәләргә чыга. Мәктәптә көчкә «өчле»гә тартучылар монда ныклы «дүртле» билгесенә укый башлый, - ди Саба аграр көллиятенең директор урынбасары Рәнис Якупов.

Адресы: Байлар Сабасы, Кол Гали урамы, 45нче йорт
Телефоны: 8 (84362) 2-21-78


Сарман аграр көллияте

Сарман аграр көллияте укучылары комбайн, трактор йөртергә махсус тренажерларда гына өйрәнә. Алардан соң теләсә кайсы техникага утыру куркыныч түгел. Белемнәрне гамәлдә куллану өчен көллиятнең 19 тракторы, 6 комбайны, 78 авыл хуҗалыгы машинасы, 800 гектар җире дә бар әле.

Сарманның үзеннән тыш биредә Азнакай, Әлмәт, Әгерҗе, Зәй, Тукай күрше районнарыннан да белем алырга киләләр. Биредә авыл хуҗалыгы механизациясе, эретеп ябыштыручы, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче тракторист-машинист юнәлешендә белем бирәләр. Шулай ук өстәмә рәвештә бульдозер, экскаватор йөртүче, аш-су остасы, ЭВМ операторы һөнәрләрен үзләштереп була.

- Безнең көллият техник-механиклары белән дан тота. Бу белгечлекне алу өчен ераклардан кызыгып укырга киләләр. Без класстерлы белем бирү системасына кергән. Студентларыбыз көллиятне тәмамлагач, аграр университетына, алган белгечлекләре буенча, III курска укырга керә алалар. Мондый мөмкинлек һәр уку йортында да юк. Республика буенча бары 6 көллият һәм 2 техникум гына югары уку йортына бюджет урыннарына укырга кертә ала. Без - шуларның берсе. Моның өчен чыгарылышларга математика, рус теле һәм физика фәннәреннән генә имтихан тапшырасы, - диде көллиятнең директор урынбасары Илфат Нигъмәтуллин.

Соңгы елларда сарманлылар WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатына да актив кушылган. Биредә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче белгечләрнең белемен чарлау өчен, ресурс үзәге дә ачылды. Әлеге максаттан 63 миллионлык капиталь ремонт ясалган. Тагын 50 миллионга заманча техника сатып алынган. Ябык полигоннарында исә ел саен республика чемпионатлары оештырыла.
- WorldSkills буенча безнең беренче өчлектән төшкән юк. Күптән түгел бер укучыбыз Белгородта барган ярышларда 39 төбәк арасында IX урын алып кайтты. Ел саен ачык ишекләр көнендә 9нчы сыйныфларга экскурсия оештырабыз. Кайвакыт балалар, сездә бүген ук калсак ярыймы, дип кызыгып китәләр, - ди Илфат Нигъмәтуллин.
Бүген көллиятнең көндезге бүлегендә 770 студент белем ала.

Адресы: Сарман, Ленин урамы, 37нче йорт
Телефоны: 8(855)-592-53-53


Лубян урман хуҗалыгы көллияте

Көллият Кукмара районының Лубян авылында урнашкан. Әйләнә-тирәсе, Тукай әкиятләрендәге кебек, кара урман белән уралган. Бу - республикада урман хуҗалыгы нигезләренә өйрәтүче бердәнбер көллият. 95 ел эчендә ул 9 меңгә якын урман хуҗалыгы белгече әзерләгән.

Башка уку йортларында күбрәк теориягә игътибар итсәләр, монда алар практика белән үрелеп бара. Бераз гына белем туплыйсың да, аны гамәлдә кулланып карау өчен, урманга чыгасың. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган: теләсәң - урманы, теләсәң, 6 гектардан артык питомнигы бар уку йортының. Соңгысында студентлар төрле агачлар үстереп карый. Төп фәннәр - ботаника, урманны саклау (лесозащита), дендрарий, туфрак белеме (почвоведение).

Бирегә укучыларны IX, XI сыйныф базасында алалар. «Урман һәм урман парк хуҗалыгы» бүлегенә быел 50 бюджет урыны бүленгән. «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» бүлегенә исә 25 кеше бюджет урыннарына укырга керә ала. Шуның кадәр үк урын «Икътисад һәм бухгалтер учеты» белгечлегенә бүленгән.

11нче сыйныфтан соң читтән торып белем алалар. Урман кисүче, чыбыктан сәнгать эшләнмәләре ясау, урман хезмәткәре, агач эшкәртә торган станоклар белән эшләүче, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче тракторчы-машинист, урманчы (егерь) белгечлекләрен үзләштереп була. Тулай торак каралган.

Адресы: Кукмара районы, Лубян авылы, Техникум урамы, 10нчы йорт
Телефоны: 8(84364) 2-31-66


Россиядә бүген таләп ителгән ун һөнәр

Автомеханик
График дизайнер
Химик анализ лаборанты
Агач остасы
Повар-кондитер
Эретеп ябыштыручы
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче
техник-механик
Токарь-универсал
Фрезеровщик-универсал
Электр монтажлаучы

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев