Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның яшь авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре конкурста катнаша ала

«Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы яшь авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында үткәрелә. Конкурста республика авыл хуҗалыгы тармагының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, һөнәре буенча стажы бер елдан ким булмаган яшь хезмәткәрләре катнаша ала. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча ике этапта уздырыла (теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш): - «Иң яхшы инженер-механик»; -...

«Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы яшь авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында үткәрелә.


Конкурста республика авыл хуҗалыгы тармагының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, һөнәре буенча стажы бер елдан ким булмаган яшь хезмәткәрләре катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча ике этапта уздырыла (теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш):

- «Иң яхшы инженер-механик»;

- «Иң яхшы агроном»;

- «Иң яхшы бухгалтер-экономист»;

- «Иң яхшы механизатор»;

- «Иң яхшы ветеринария табибы»;

- «Иң яхшы машина белән сыер саву операторы»;

- «Иң яхшы зоотехник»;

- «Иң яхшы терлекче-бозау караучы».

Конкурста җиңүчеләр һәр номинация буенча катнашучы дипломнары белән һәм 1,2,3 урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр. Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм кызыксындыру призы - 2000 сум акча биреләчәк.

Конкурста катнашгу өчен 2016 елның 22 октябренә кадәр АИСның https://ais.fadm.gov.ru/registration сайтында гариза тутырып җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев