Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск бакчачыларына киңәшләр. Орлыклар утыртыр вакыт

Үсем­лек­ләр­нең ти­ше­леп чы­гу­ын тиз­лә­тә, алар­ның авы­ру­лар­га кар­шы то­ру сә­лә­тен арт­ты­ра һәм, го­му­мән, уңыш­ла­рын кү­тә­рә тор­ган күп ке­нә ысул­лар бар. Бү­ген шу­лар­ның бер­ни­чә­сен сез­нең игъ­ти­бар­га тәкъ­дим итә­без. Җы­лы­ту. По­ми­дор һәм кы­яр ор­лык­ла­рын ка­лай­га җә­еп, 3 сә­гать­кә 60 гра­дус җы­лы­лык­та­гы мич­кә ку­еп алы­гыз. За­рар­сыз­лан­ды­ру. Җы­лы­тыл­ган ор­лык­лар­ны 20 ми­нут­ка мар­ган­цов­ка эре­мә­се­нә са­лы­гыз (яр­ты...

Үсем­лек­ләр­нең ти­ше­леп чы­гу­ын тиз­лә­тә, алар­ның авы­ру­лар­га кар­шы то­ру сә­лә­тен арт­ты­ра һәм, го­му­мән, уңыш­ла­рын кү­тә­рә тор­ган күп ке­нә ысул­лар бар. Бү­ген шу­лар­ның бер­ни­чә­сен сез­нең игъ­ти­бар­га тәкъ­дим итә­без.

Җы­лы­ту. По­ми­дор һәм кы­яр ор­лык­ла­рын ка­лай­га җә­еп, 3 сә­гать­кә 60 гра­дус җы­лы­лык­та­гы мич­кә ку­еп алы­гыз.

За­рар­сыз­лан­ды­ру. Җы­лы­тыл­ган ор­лык­лар­ны 20 ми­нут­ка мар­ган­цов­ка эре­мә­се­нә са­лы­гыз (яр­ты ста­кан су­га 1 г). Эре­мә­дән ал­ган­нан соң ор­лык­лар­ны ях­шы­лап юы­гыз һәм кип­те­ре­гез.

Чы­ла­ту. Чә­чәр ал­дын­нан ор­лык­лар­ны юыл­ган са­выт­ка са­лы­гыз, су агы­зы­гыз. Ор­лык­лар­ның төр­ле­сен төр­ле ва­кыт то­ты­гыз: ки­шер, по­ми­дор, су­ган, чө­ген­дер­не - ике тә­ү­лек­кә якын, бор­чак, кә­бес­тә, тор­ма, кы­яр, таш­ка­бак­ны - 12 сә­гать ча­ма­сы. Тә­ү­лек дә­ва­мын­да 2-3 тап­кыр су­ын алыш­ты­рыр­га оныт­ма­гыз. Шун­нан соң гы­на чы­ла­тыл­ган ор­лык­лар­ны туф­рак­ка чә­че­гез.

Чы­нык­ты­ру. Җы­лы­тыл­ган, за­рар­сыз­лан­ды­рыл­ган, чы­ла­тыл­ган кы­яр һәм по­ми­дор ор­лык­ла­рын кай­нар су бе­лән пе­шек­лә­гән дым­лы пыч­кы чү­бе­нә яки пе­шек­лә­гән ком­га ку­е­гыз. Ор­лык­лар­ны шул рә­веш­ле 20-25 гра­дус җы­лы­лык­та бүрт­кән­че то­ты­гыз. Кай­сы­бер­лә­рен­дә (5 про­цент­тан арт­ма­сын) хәт­та үрен­те­ләр дә кү­ре­нер­гә мөм­кин. Шун­нан соң ор­лык­лар­ны су­ыт­кыч­ка яи­сә кар­га ку­е­гыз. Кы­яр ор­лык­ла­рын баш­ка­ча да чы­нык­ты­рыр­га мөм­кин: 5-7 тә­ү­лек дә­ва­мын­да җы­лы­лык­ны кис­кен үз­гәр­теп то­рыр­га ки­рәк. Кы­яр ор­лык­ла­рын 6 сә­гать бу­е­на 18-20 гра­дус җы­лы­да, 10 сә­гать ча­ма­сы 0 гра­дус­та то­ту ях­шы.

Су­ы­ту. Ки­шер, чө­ген­дер ор­лык­ла­рын чә­чәр ал­дын­нан 2 ат­на ка­ла су­да чы­ла­ты­гыз. 15-22 гра­дус җы­лы­да то­ты­гыз һәм 3-4 сә­гать са­ен бол­га­тып то­ры­гыз. Ор­лык­лар­ның 5 про­цент ча­ма­сы бо­рын­лап чык­кач, алар­ны су­ыт­кыч­ка ку­е­гыз. Алар чәч­кән­гә ка­дәр 0 гра­дус­та сак­ла­ныр­га ти­еш.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев