Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида бераз суыта

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә республикада һава торышы чагыштырмача салкынрак булачак. 9 март көнне Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, талгын. Төнлә - 2 -7, аязган вакытта 9-12 градус салкын булачак. Көндез 2 градус салкыннан -...

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә республикада һава торышы чагыштырмача салкынрак булачак.
9 март көнне Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяктан, талгын. Төнлә - 2 -7, аязган вакытта 9-12 градус салкын булачак. Көндез 2 градус салкыннан - 3 градуска кадәр җылы. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
10 мартта аязучан болытлы һава, урыны белән явым-төшемнәр күзәтеләчәк. Җил көньяктан, талгын. Төнлә -1..-6, аязган вакытта -10 градуска кадәр салкын. Көндез -2..+3 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
11 март көнне аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Җил көньяктан, талгын. Төнлә -3..-8, аязган вакытта һәм көнчыгыш районнарда -9..-14 градус салкын, көндез -4..+1 градус. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев