Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск чибәрләренә киңәшләр: биек үкчәсез дә бик сылу һәм күркәм күренеп була

Электән биек үкчәле аяк киеме хатын-кызның «коралы» булып саналган. Әлеге фикер белән хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да килешәдер, мөгаен. Чыннан да, биек үкчәле аяк киеме аякларны - озын, гәүдәне - сылу, арканы - туры, хатын-кызны серле һәм матур итә. Киенү турында сүз чыкса, һәммәбезнең дә миебезгә сеңдерелгән кагыйдәләрне искә төшерә...

Электән биек үкчәле аяк киеме хатын-кызның «коралы» булып саналган. Әлеге фикер белән хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да килешәдер, мөгаен. Чыннан да, биек үкчәле аяк киеме аякларны - озын, гәүдәне - сылу, арканы - туры, хатын-кызны серле һәм матур итә.

Киенү турында сүз чыкса, һәммәбезнең дә миебезгә сеңдерелгән кагыйдәләрне искә төшерә торган гадәте бар. Шуларның берсе - үкчәсез аяк киеме белән итәк киеп булмый! Шулай итеп, уңайлы йөрүне сайлаган хатын-кызлар гомер буе чалбарда гына йөрергә тиеш булып чыгамы?

Юк, әлбәттә! Дөрес итеп сайлаганда, биек үкчәсез аяк киеме итәк белән дә, күлмәк белән дә бик килешле. Уңайлы аяк киеме белән матур күренәсегез килсә, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.

Кыскарак итәк, көмеш һәм алтын төстәге итәкләр үкчәсез аяк киеме белән дә бик тә күркәм булачак.
Очлы башлы үкчәсез аяк киеме карандаш итәк белән бик зәвыклы күренә.


Үкчәсез ботильоннар тездән һәм тездән бераз өстәрәк булган итәкләр белән матур.

Озын итәкне балетка, ачык, үкчәсез җәйге аяк киеме, спорт аяк киеме һәм биек кедалар белән киеп була.

Төз аслы сабо җиңелчә җәйге күлмәкне тулыландырып җибәрә.
Биек үкчәсез ботфортларны кыска итәк һәм күлмәк белән кияргә мөмкин.

Миди-итәк мокасин һәм лофер белән бик килешле була.

Димәк, үкчәсез аяк киеме белән дә нәфис һәм зәвыклы булып күренергә мөмкин. Әлбәттә, әлеге киңәшләр гардеробыгыздагы биек үкчәле аяк киемнәрен кырып-себереп чыгарып ташларга дигән сүз түгел. Ни дисәң дә, канга сеңгән биек үкчәләр бит инде ул! Бәйрәм күлмәкләрен, затлы костюмнарны алардан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.


Биек үкчәсез йөрүне кулай күрүче хатын-кызлар колагына

Биек үкчәсез йөргән хатын-кыз нәфис күренми дигән сүз, гомумән, дөреслеккә туры килми.

Бүгенге көндә милитари стиле киң кулланыла һәм ул биек үкчәсез аяк киемнәре белән килешле. Металл төймәләр, массив каеш һәм аксессуарлар, хәрби киемнәргә тартым стиль хатын-кызларны нәфис һәм сихри итеп күрсәтә.

Аристократларча җайдак стиле дә күпләр күңеленә хуш килә. Атта йөрер өчен чыгарылган аяк киемнәре бик уңайлы һәм матур.
Зәвыклы һәм нәфис булып күренәсегез килсә, сезгә «парижанка» стиле туры килә. Әлеге стильне үз күрүчеләр карандаш итәк һәм төз аслы ботильон белән бик затлы күренәчәк.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев