Лениногорск егетләренең беренче төркеме армиягә китте (фотолар)
Бүген, 23 апрель көнне, иртәнге дүрттә районыбызның 11 егете олы юлга күзгалды. Булачак солдатларны озатырга әти-әниләре, туганнары һәм дуслары килгән иде. - Хезмәт бурычын лаеклы үтәп, исән-сау кайтыгыз, - дигән теләк белән янды алар. Бу көнне Куакбаштан ике егет: Ришат белән Әлфис тә солдатка киттеләр. Шимбә көнне кич белән элекке...
Бүген, 23 апрель көнне, иртәнге дүрттә районыбызның 11 егете олы юлга күзгалды.
Булачак солдатларны озатырга әти-әниләре, туганнары һәм дуслары килгән иде.
- Хезмәт бурычын лаеклы үтәп, исән-сау кайтыгыз, - дигән теләк белән янды алар.
Бу көнне Куакбаштан ике егет: Ришат белән Әлфис тә солдатка киттеләр. Шимбә көнне кич белән элекке гадәт буенча солдатларны озатырга авыл яшьләре, туган-тумача, күрше күләннәр җыелды.
Фотода: Әлфис Төхбәтов белән Ришат Хәйретдинов - армия сафына китүчеләр.
Солдатка чигүле кулъяулык
Авыл яшьләре озатырга килде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев