Заман сулышы

Лениногорск эшмәкәрләре игътибарына!

"Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" Федераль Закон (24 июнь, 1998 ел, № 89) нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең барлык субъектлары калдыкларның барлыкка килү, куллану, зыянсызландыру һәм урнаштыру турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәсенә хисап бирергә тиеш. Бу табигатьне саклауга юнәлдерелгән законнарның үтәлешен тәэмин итү һәм калдыкларның...

"Җитештерү һәм куллану калдыклары турында" Федераль Закон (24 июнь, 1998 ел, № 89) нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең барлык субъектлары калдыкларның барлыкка килү, куллану, зыянсызландыру һәм урнаштыру турында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәсенә хисап бирергә тиеш. Бу табигатьне саклауга юнәлдерелгән законнарның үтәлешен тәэмин итү һәм калдыкларның әйләнә-тирә мохиткә тәэсирен минимизацияләү максатында эшләнә.

Алда әйтелгән хисап ел саен 1 мартка кадәр тапшырыла. Хисап периоды бер календарь елны тәшкил итә. Хисап периодында гына эшчәнлеген башлаган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары хисапны юридик затның яисә шәхси эшмәкәрнең дәүләт теркәве үтү вакытыннан билгеләнә.

Хисапны вакытында тапшырылмаучыларга карата административ җаваплылык каралган. Хисап формалаштыруның электрон формасы министрлыкның рәсми сайтында бирелә.

http://zainsk-rt.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: