Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ханымнары, сез нинди әни? (тест)

Сезгә балагыз ничек тоела? A. Дөньяда иң инсафлы бала (0 балл). Б. Акыллы, сәләтле, чибәр (3 балл). B. Шәхес (10 балл). Г. Башкалар кебек үк (4 балл). Д. Бик үк дөрес үсеш алмый (5 балл). Балагызга аеруча нәрсәләр сатып алырга яратасыз? A. Бик кыйммәтле әйберләр (0 балл). Б. Акылны үстерүче...

Сезгә балагыз ничек тоела?

A. Дөньяда иң инсафлы бала (0 балл).

Б. Акыллы, сәләтле, чибәр (3 балл).

B. Шәхес (10 балл).

Г. Башкалар кебек үк (4 балл).

Д. Бик үк дөрес үсеш алмый (5 балл).

Балагызга аеруча нәрсәләр сатып алырга яратасыз?

A. Бик кыйммәтле әйберләр (0 балл).

Б. Акылны үстерүче уенчыклар (3 балл).

B. Кирәген генә алам (10 балл).

Г. Тәм-том, кием-салым (7 балл).

Д. Файдалы ризыклар (5 балл).

Кулланылышта булган очсыз бала кирәк-ярагы сатып алганыгыз бармы?

A. Юк (0 балл).

Б. Сирәк әйбер булса гына (3 балл).

B. Кыйммәтле әйберне алам (10 балл).

Г. Әйе, еш (7 балл).

Д. Еш, тик сыйфатлы әйберләр сирәк эләгә (5 балл).

Балагызның кайсы сыйфаты сезне аеруча ярсыта?

A. Андый сыйфаты юк (0 балл).

Б. Ашамый (7 балл).

B. Көйсез (10 балл).

Г. Дуамал (5 балл).

Д. Шапшак (3 балл).

Балага күпме вакыт бүләсез?

А. Йокламаса, һәрчак янында (0 балл).

Б. Берничә сәгать (10 балл).


В. Ярты сәгатьтән аз (5 балл).

Г. Буш вакытны (7 балл).

Д. Теләгәннән азрак (3 балл).

Бала туу тормышыгызда иң зур казанышмы?

A. Әлбәттә! (0 балл).

Б. Иң мөһимнәренең берсе (7 балл).

B. Балага бәйле истәлекләр күп (5 балл).

Г. Шатлыклы, казаныш түгел (10 балл).

Д. Кеше итүгә караганда, баланы табу җиңелрәк (3 балл).

Йөкле вакыт, бала табу авыр булдымы?

A. Авыр (0 балл). Б. Җиңел түгел (7 балл).

B. Күп эшләрдән җиңелрәк (10 балл).

Г. Бер кыенлыгы юк (5 балл).

Д. Авырлыклар бала тугач башлана (3 балл).



0-20 балл. Тавык-әни. Баласы хакына шәхси тормышын, кызыксынуларын, карьерасын корбан итә. Барлык көйсезләнүләрен үти, баласын үзенә гомер буе бурычлы дип саный.

21-34 балл. Продюсер-әни. Баласының бар сәләтен "сыгып чыгарырга" тырыша. Яшьтәшләреннән өстен булуын күрергә тели.

35-48 балл, Актриса-әни. Баласын үз тормышының бизәге дип саный. Баласын кайчак назлый, эше булса, кире кага. Аңа гел ярдәмчеләр, әбиләр, ахирәтләренең акыллы киңәшләре кирәк.

49-70 балл. Дус-әни. Читтән караганда, балага битараф кебек күренә. Баласын гел нәрсәгәдер өйрәтә, тик бәйләнеп түгел. Аңа ялгышырга һәм чамасын белеп тәвәккәлләргә рөхсәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев