Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләре, бәйрәмгә налистниклар пешерәбез (фото)

Камыр өчен: 0,5 литр сөт, 5 күкәй, 5 кашык (түбәләмә) крахмал, 0,5 чәй калагы тоз. Күкәй, крахмал, тозны бергә болгатабыз. Сөт кушып, тагы ныклап болгатабыз. Бик сыек камыр килеп чыга. Табаны майлап, утта кыздырабыз. Камырны әз-әз салып, кызган табада нәзек коймаклар пешерәбез. Эчлеге төрле булырга мөмкин: итле фарш, эремчек, кыздырган...

Камыр өчен: 0,5 литр сөт, 5 күкәй, 5 кашык (түбәләмә) крахмал, 0,5 чәй калагы тоз.

Күкәй, крахмал, тозны бергә болгатабыз. Сөт кушып, тагы ныклап болгатабыз. Бик сыек камыр килеп чыга.
Табаны майлап, утта кыздырабыз. Камырны әз-әз салып, кызган табада нәзек коймаклар пешерәбез.
Эчлеге төрле булырга мөмкин: итле фарш, эремчек, кыздырган кәбестә, гөмбә, бәрәңге пюресы.
Эчлекне коймакка салып төрәбез. Тирән табага төзәбез. Өстенә каймак сөйртәбез, яки арасына ак май кисәкләре куябыз.
Кайнар духовкага 30-40 минутка куябыз.
Табынга кайнар да, салкын килеш тә бирергә була.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев