Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләренә бик файдалы киңәшләр

Барлык төр ризыклар да пыяла, эмаль савытларда, яки кургаш кагәзьгә төреп яхшырак саклана. Азык-төлекне полиэтилен пакетта сакларга ярамый, ул тизрәк бозыла. Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми. Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң бәрәңге кытырдап торыр. Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары...

Барлык төр ризыклар да пыяла, эмаль савытларда, яки кургаш кагәзьгә төреп яхшырак саклана.

Азык-төлекне полиэтилен пакетта сакларга ярамый, ул тизрәк бозыла.
Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми.
Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң бәрәңге кытырдап торыр.
Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары итне кибүдән саклар.
Яңа бәрәңгене пычаксыз да әрчеп була. Юылган бәрәңгене пакетка салып, өстенә бер уч эре тоз сибегез. Пакетның авызын бәйләп берничә минут өстәлдә тәгәрәтегез.
Ашның күбеген алырга өлгермәсәгез, бераз салкын су өстәгез: күбек кире өскә җыелыр.
Берничә төрле балыктан кайнатылган шулпа тәмлерәк була.
Пилмән ябышмасын дисәң, шулпага чак кына үсемлек мае тамызырга була.
Шулпа тәмле булсын дисәң, итне салкын, ә ит сусыл булып пешсен өчен аны кайнап торган суга салырга кирәк.
Кузаклылар йомшаграк булып пешсен дисәң, аларны алдан суда тотарга мөмкин.
Бәрәңге боламыгына кайнар сөт кушыгыз, юкса ризыкның төсе ямьсезләнә.
Көчле утта йомырканың агы коры булып пешә. Сүлпән утта сарысы ката, агы йомшак кала.
Коймак камырына аз гына үсемлек мае кушсагыз, ул пешергәндә көймәс.

http://vk.com/club108536232

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев