Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләренә: Кычытканлы сөтле аш пешерү ЫСУЛЫ

Кычыткан ашы да сагындырган икән. Аны һәркем үзенчә пешереп, яз көне ким дигәндә өч тапкыр ашап калырга тырыша. Күп төрлесен ашаган да, күргән дә бар, шулай да Балтач районы Сосна авылыннан Гөлсәрия Сабитованың кычыткан ашы бөтенләй үзгә кебек тоелды. Сезгә дә тәкъдим итим әле. Гөлсәрия аны сөттә пешерә икән. Сөт...

Кычыткан ашы да сагындырган икән. Аны һәркем үзенчә пешереп, яз көне ким дигәндә өч тапкыр ашап калырга тырыша. Күп төрлесен ашаган да, күргән дә бар, шулай да Балтач районы Сосна авылыннан Гөлсәрия Сабитованың кычыткан ашы бөтенләй үзгә кебек тоелды. Сезгә дә тәкъдим итим әле.

Гөлсәрия аны сөттә пешерә икән. Сөт кайнап чыккач, кыздырып суган салабыз, берничә генә бәрәңге турыйбыз һәм аз гына дөге салып җибәрәбез. Дөге пешеп җиткәндә кычыткан, укроп, яшел суган салабыз.

- Яз көне бәрәңге бик тәмле булмый. Бәрәңгеле аш яратсагыз, дөге салмагыз, бераз гына йомырка туглап җибәрсәгез дә була, - ди Гөлсәрия.



(Зәлия Зыятдинова, "Шәһри Казан")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев