Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләренә яңа рецепт: кура җиләгеннән рулет

Кирәк: 250 г он, бер чеметем тоз, 125 мл сөт, 25 г атланмай, 0,5 аш кашыгы үсемлек мае, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 7 г коры чүпрә. Эчлек өчен: 700 г кура җиләге, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы крахмал. 1. Чүпрәне җылы сөткә салып эретегез, шикәр...

Кирәк: 250 г он, бер чеметем тоз, 125 мл сөт, 25 г атланмай, 0,5 аш кашыгы үсемлек мае, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 7 г коры чүпрә.

Эчлек өчен: 700 г кура җиләге, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы крахмал.

1. Чүпрәне җылы сөткә салып эретегез, шикәр комы һәм тоз белән бергә кушып, иләнгән онның яртысын өстәгез һәм, яхшылап болгатып, 1 сәгатькә читкә куеп торыгыз. Иләнгән онның калган өлешен, 1 йомырка, эретелгән атланмай һәм үсемлек маен кушып, камыр басыгыз һәм аны 1,5 сәгатькә җылы урынга куегыз. Бу вакыт аралыгында камыр ташып чыкмасын өчен, аны баскалап алыгыз. Күпергән камырны тагын бер тапкыр яхшылап басыгыз. Кура җиләкләрен чистартыгыз, әмма юмагыз. Җиләкләрне шикәр комы һәм крахмал белән кушып туглагыз.

2. Камырны он сибелгән куна тактасында юка итеп җәегез, һәм өстенә эчлекне бушатыгыз, ләкин читләрен якынча 2 см буш калдырыгыз. Камырны рулет формасына китереп төрегез һәм дымлы кулларыгыз белән читләрен бөреп куегыз. Артып калган камыр кисәкләрен пычак белән кисеп алыгыз. Калган йомырканы сытыгыз, бераз күпертегез һәм рулет өстенә сылагыз. Рулетны табага урнаштырыгыз һәм, 175°Ска кадәр кыздырылган духовкага куеп, 40 минут пешерегез.

http://www.tukai-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев