Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләренә яңа салат рецепты

«Орхидея» салаты Кирәк: 3-4 әче алма, 100 г төшсез кара җимеш, 1 суган, 1-2 тырнак сарымсак, 1/2әр кызыл һәм сары борыч, 1 лимон согы, аш серкәсе яки лимон согы, үсемлек мае, тоз. Бүрттергән кара җимешне саламлап турарга. Чистартылган суганны ярым боҗралап турарга һәм кул белән җиңелчә генә уарга. Суганны 15...

«Орхидея» салаты

Кирәк: 3-4 әче алма, 100 г төшсез кара җимеш, 1 суган, 1-2 тырнак сарымсак, 1/2әр кызыл һәм сары борыч, 1 лимон согы, аш серкәсе яки лимон согы, үсемлек мае, тоз.

Бүрттергән кара җимешне саламлап турарга.

Чистартылган суганны ярым боҗралап турарга һәм кул белән җиңелчә генә уарга. Суганны 15 минутка аш серкәсенә салып торырга.

Борычларны орлыгыннан чистартып, уртача зурлыкта саламлап турарга.

Чистартылган алманы саламлап турарга һәм каралмасын өчен лимон согы сибәргә.

Сарымсакны ваклап турарга.

Тоз сибеп, барысын бергә үсемлек мае белән болгатырга. Алма һәм борычка кара җимеш, сарымсак тәме сеңсен өчен, салатны 1 сәгать суыткычта тотарга.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев