Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗалыгында оста куллы Җәмил абый эшли

Һәр хуҗалыкның нигезен эшче куллар тәшкил итә. Алар бердәм, булсынга дип эшләсәләр генә, нәтиҗәсе күренә. "Спартак агрофирмасы"нда яшьләр дә, олылар да, лаеклы ялда булып та, элеккечә әйтсәк, колхоз өчен хезмәтен кызганмаучылар бар. Шундыйларның берсе - Җәмил абый Сәйфиев. Хуҗалык идарәсендә эшләүчеләр аның турында "ел әйләнәсендә аңа эш бар, пенсиядә булуына...

Һәр хуҗалыкның нигезен эшче куллар тәшкил итә. Алар бердәм, булсынга дип эшләсәләр генә, нәтиҗәсе күренә. "Спартак агрофирмасы"нда яшьләр дә, олылар да, лаеклы ялда булып та, элеккечә әйтсәк, колхоз өчен хезмәтен кызганмаучылар бар.


Шундыйларның берсе - Җәмил абый Сәйфиев. Хуҗалык идарәсендә эшләүчеләр аның турында "ел әйләнәсендә аңа эш бар, пенсиядә булуына да карамастан, карусыз башкара, начар гадәте юк", диләр. Җәмил абый автомобиль белән үткән чакрымнарны исәпләсәң, Җир шарын берничә тапкыр әйләнеп чыгарга җитәдер. Туган авылы Түбән Чыршылыда ике дистә елдан артык машина рулен бора да бора ул. Үзе тыйнак булып чыкты, күп сөйләп тормады.
- Башта ЗИЛ-157 машинасын йөрттем, аннары "КамАЗ"га утырдым. Аның да "яше" бар инде, 1988 елгы. Ике тапкыр зур ремонт үткәрдек аңа. Карап, җайлап кына йөртсәң, машина эшли, зарланырлык түгел, - ди Җәмил абый.
Тырыш шофер хезмәт сөюче гаилә нәселеннән икән, әтисе Рәшит ага Бөек Ватан сугыш ветераны, 80 яшенә кадәр Т-100 тракторында эшләде, диделәр. Чәчүдә ашлама, орлык ташу Җәмил абый җаваплылыгында, җәй аенда мал азыгы ташый, урак вакытында быел берүзе диярлек бөртеклеләрне амбарга илткән, кыш айларында исә кырга компост чыгара икән."Сәламәтлек булганда, эшлибез әле", ди ул көр күңел белән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев