Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗалыкларындә чәчү барышы турында

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 12 май көненә алынган мәгълүматка караганда, районда барлык мәйданнарның 74 процентында чәчелгән. 27 мең 493 гектарда чәчү башкарылган. Хәзерге вакытта язгы бодай, арпа, солы, борчак, берьеллык үләннәр һәм азык катнашмасы, силос өчен кукуруз чәчелә. Билгеле булганча, быел югары керемле культураларга өстенлек бирелә, шунлыктан рапс 100 гектарда игелгән,...

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 12 май көненә алынган мәгълүматка караганда, районда барлык мәйданнарның 74 процентында чәчелгән.
27 мең 493 гектарда чәчү башкарылган. Хәзерге вакытта язгы бодай, арпа, солы, борчак, берьеллык үләннәр һәм азык катнашмасы, силос өчен кукуруз чәчелә.
Билгеле булганча, быел югары керемле культураларга өстенлек бирелә, шунлыктан рапс 100 гектарда игелгән, ул 890 гектарда булачак, көнбагыш 668 гектарда (980 гектарда дип планлаштырыла) һәм бөртеккә кукуруз 595 гектарда чәчелгән.
"Лениногорская" агрофирмасы", "Ленин" , "Маркс", "Хәбибуллин Ф.З" хуҗалыкларында чәчү 80 процентта башкарылган. "Йолдыз"да - 50, "Агропродсервис" та 30 процентта эшләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев