Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәчетендә яулык бәйләргә өйрәттеләр (+фото)

Бу атнада шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә дөрес һәм матур итеп яулык бәйләргә өйрәтү буенча мастер-класс уздырылды. Ул 1 февраль - Бөтендөнья хидҗәб көне уңаеннан уздырылган. Әлеге чарага иллеләп апа-кызлар килгән. Аларга хидҗәбнең төрләре турында видеоролик күрсәтелгән. Гөлшана, Лилия һәм Фәния ханымнар яулык һәм палантин бәйлү буенча мастер-класс уздырганнар. Мөслимәләр үзләре дә...

Бу атнада шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә дөрес һәм матур итеп яулык бәйләргә өйрәтү буенча мастер-класс уздырылды.
Ул 1 февраль - Бөтендөнья хидҗәб көне уңаеннан уздырылган. Әлеге чарага иллеләп апа-кызлар килгән. Аларга хидҗәбнең төрләре турында видеоролик күрсәтелгән. Гөлшана, Лилия һәм Фәния ханымнар яулык һәм палантин бәйлү буенча мастер-класс уздырганнар. Мөслимәләр үзләре дә яңа обралар тудыруда үз өлешләрен керткән - яулыкны бәйләү серләренә төшенгән, төрле ташлар ярдәмендә дә бизәп буласын аңлаган.
Шулай ук бу көнне Ләйлә ханым тырышлыгы белән "Апаңа яулык бүләк ит" акциясе үткәрелгән.Чарага килгән һәркем үзенә ошаган яулык һәм палантин алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев