Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Мәдәният сараенда Нәүрүз бәйрәме үтте (ФОТОЛАР)

Быел Лениногорскида Нәүрүз бәйрәме Мәдәният сараенда узды. Килеп керүгә бәйрәм рухы сизелә.

Әнә мәдәният сарае фойесының бер ягында гармунчылар гармунда татар халык көйләре  уйный, икенче якта шәһәрдә яшәүче төрле диаспора вәкилләре сый-нигъмәтле өстәлләрен тәкъдим итә. Төрки халыклар Нәүрүз бәйрәменә ныклап әзерләнә. Өстәлләрне бай, мулдан әзерли. Таджик, үзбәк, азәрбайҗан диаспоралары һәрберсе матур итеп күргәзмә әзерләгән иде.

Мәдәният сарае сәхнәсендә Лениногорск иҗат коллективлары белән бергә Азәрбайҗаннан килгән "Хаял" ансамбле, Мәскәүдән килгән җырчы Фируз Назиров, Азәрбайҗан кунагы Алиев Асиф, үзбәк диаспорасы вәкилләре бик матур чыгышлар тәкъдим итте.  Киләчәктә дә шулай бергә дус яшик дигән теләк җиткерделәр.

Нәүрүз бәйрәме белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе Миләүшә Идиятова, диаспораларның җитәкчеләре котлады.

 

Розалия Мостафина фотолары

Нәүрүз  – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.  Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев