Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәктәбе укучылары Әфган сугышы турында күп белә

"Әфганстан - батырлык урыны", - дип аталган республика конкурсында районыбыз китапханәләренә йөрүче укучылар да катнашты. Ул, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган иде. Конкурсны ТР "Республика балалар китапханәсе" һәм республиканың Хәрби Комиссариаты оештырды. Республика конкурсына 6 шәһәр һәм район китапханәләреннән 13 эш тәкъдим ителгән иде. Конкурста катнашучы укучылар...

"Әфганстан - батырлык урыны", - дип аталган республика конкурсында районыбыз китапханәләренә йөрүче укучылар да катнашты. Ул, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулуга багышланган иде. Конкурсны ТР "Республика балалар китапханәсе" һәм республиканың Хәрби Комиссариаты оештырды.
Республика конкурсына 6 шәһәр һәм район китапханәләреннән 13 эш тәкъдим ителгән иде. Конкурста катнашучы укучылар - балалар һәм 10-14 яшьлек яшүсмерләр үзләренең иншаларында, хикәя һәм эсселәрендә Әфганистанда хәрби интернационал бурычларын үтәүче туганнары һәм якташлары хакында язганнар.
Балалар иҗаты республика конкурсында җиңүчеләр:
Храмов Владислав (10 яшь) - 10 нчы урта мәктәп укучысы, Ю. Гагарин исемендәге балалар китапханәсенә йөрүче.
Зәйнетдинов Илназ (13 яшь) - Урдалы мәктәбеннән. Әлеге авыл китапханәсе укучысы.
Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әфган