Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск муниципаль хезмәткәрләре республика спортакиадасында катнашты

2-3 октябрьдә Баулы шәһәрендә республиканың муниципаль хезмәткәрләр спортакиадасының зональ өченче этабы үтте. Лениногорскилыларга Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Зәй һәм Ютазы командалары белән көч сынашырга туры килде. Ярыш спортның җиде төре: волейбол, футбол, бадминтон, шахмат, җиңел атлетика, өстәл теннисы, баскетбол буенча барды. Беренче көнне Лениногорск командасы бадминтон буенча гына икенче урын алуга...

2-3 октябрьдә Баулы шәһәрендә республиканың муниципаль хезмәткәрләр спортакиадасының зональ өченче этабы үтте.
Лениногорскилыларга Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Зәй һәм Ютазы командалары белән көч сынашырга туры килде.
Ярыш спортның җиде төре: волейбол, футбол, бадминтон, шахмат, җиңел атлетика, өстәл теннисы, баскетбол буенча барды.
Беренче көнне Лениногорск командасы бадминтон буенча гына икенче урын алуга иреште. Команда сотавында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Ленар Шакиров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк һәм икътисад бүлеге баш белгече Люция Гомәрова иде.
Икенче көнне безнең команда урын ала алмады. Ярыш буенча оештыру комитеты нәтиҗә ясап, киләсе елга җиңү өчен мөмкинлегебезне арттырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев