Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск музеенда эзләнү эшләрен яклау бәйгесе узды

Музейдагы экспонатларны өйрәнеп, аның тарихына төшенсәң, кызыклы гына эшләр килеп чыга. Лениногорск шәһәре һәм районы укучылары Туган якны өйрәнү музее уздырган “Экспонатлар ни сөйли” дигән тикшеренү конкурсында катнашып, үзләре эзләнгән, өйрәнгән проект эшләрен якладылар.


Әлеге конкурс берничә ел дәвамында Туган якны өйрәнү музее тарафыннан үткәрелеп килә. Быел тикшеренү бәйгесендә 7 проект якланды. Быелгы бәйгенең үзенчәлеге – конкурсны онлайн, Zoom форматында уздыру. Яңа формат катнашучыларга үзләренең эшләрен тәкъдим итәргә бер генә дә комачаулык итмәде.

Аларның компьютер аша сөйләгәннәрен, презентацияләрен музейдагы жюри бәяләде. Жюрида музей белгече Фәһимә Минязева, нефть музее директоры Ирина Фатыхова, милли-мәдәни үзәк методисты Венера Нигъмәтуллина иде.

Музей хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, әлеге конкурста даими катнашып килүче уку йортлары бар, әйтик, 2, 5нче мәктәпләр, 14нче мәктәп, Шөгер мәктәбе, нефть техникумы һәм Балалар иҗат йортыннан үз эшләрен җибәрәләр икән.
Бәйгедә катнашучылар төрле темаларга эшләрне алганнар. 14нче мәктәптән Денис Афанасьев төзелештә, хуҗалыкта кулланыла торган кораллар турында сөйләде.

Шөгер мәктәбеннән Аделина Акмалетдинова “Туган телне өйрәнү өчен әсбап” темасына проект эше яклады. Аделина музейда булган әсбапка күзәтү ясаганда, Шөгер тарихы, элеккеге елларда Шөгер нинди булган да, хәзерге вакытта нинди үзгәрешләр бар икәнен сөйләде.
Нефть техникумы студентлары Диана Лозинг, Александр Исаев чуваш костюмнары турында эзләнү эше үткәргәннәр. Алар Яңа Сережкино музеенда сакланучы костюмнар турында сөйләделәр. Чуваш хатын-кызларының баш киемендә аермалыклар бар: кияүгә чыкмаган кызлар конус формасындагыны кигәннәр, ә кияүдә булган ханымнарның баш киеме очлы булмаган.  Шулай ук авыл турында да мәгълүматлары бар иде.

2нче мәктәп укучысы Диләрә Латыпованың эше жюрида утыручыларда кызыксыну уятты. Диләрәнең проектын яклавы да ошады. 3нче сыйныф укучысы булуына карамастан, җөмләләрен төзек итеп, фикерен нык итеп җиткерә белә. Диләрә әнисе белән Зеленая Роща авылындагы музейда булган.
-    Музейда миңа җеп эрләгеч ошады, ул биредә бик күптән барлыкка килгән, - дип сөйли. – Музейдагы әлеге эрләгеч Миңлегаян әби Вафинаныкы. Аны китапханәдә эшләүче Әлфия Хафизова музейга алып килгән. Әлбәттә, мондый әйбер крестьян йортын бизәп кенә калмаган, ә күңелне җылытучы булып торган, шулай ук хезмәтне дә күрсәтә. Җеп эрләгеч кыйммәтле бүләк булып саналган, буыннан-буынга тапшырылган, - дип эзләнүе хакында сөйләде Диләрә.


Конкурс буенча урыннар: беренче урын – Диләрә Латыпова, 2нче мәктәп. Шулай ук Виктория Вацкова һәм Анна Михайлова, 2нче мәктәп. Икенче урынга лаеклы табылмады. Өченче урында – Диана Лозинг белән Александр Исаев, нефть техникумы, шулай ук Аделина Акмалетдинова, Шөгер мәктәбе. “Предметны практикада куллана алу” номинациясе Диляра Абдюшевага бирелде (Балалар иҗат йорты)

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев