Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск пенсионерлары, белеп торыгыз: яңа урында да түләнәчәк

Пенсиядәге кеше яшәү урынын Россия территориясендә алыштырган очракта, аның пенсия эше (түләү кәгазе) почта аша яңа яшәү урынына күчерелә, дип хәбәр итә Пенсия фондының Лениногорск идарәсе. Яңа урынга килгәч, Россия Пенсия Фонды территориаль органы гражданның мөрәҗәгатен терки, аннары элек яшәгән урынындагы Пенсия фондына запрос җибәрәләр. Шушы сорауга нигезләнеп, өч көн...

Пенсиядәге кеше яшәү урынын Россия территориясендә алыштырган очракта, аның пенсия эше (түләү кәгазе) почта аша яңа яшәү урынына күчерелә, дип хәбәр итә Пенсия фондының Лениногорск идарәсе.

Яңа урынга килгәч, Россия Пенсия Фонды территориаль органы гражданның мөрәҗәгатен терки, аннары элек яшәгән урынындагы Пенсия фондына запрос җибәрәләр. Шушы сорауга нигезләнеп, өч көн эчендә гражданның пенсия эше - түләве яңа урынга күчерелергә тиеш.
Пенсия документлары яңа урынга килеп җиткәч, гражданны исәпкә куялар һәм пенсия түләүне озайту турында күрсәтмә әзерлиләр.
Яңа яшәү урынында яисә торган урыныгызда теркәлмәгән булсагыз, бу очракта пенсия документларын соратып алганда гариза язарга кирәк була. Анда яшәү адресын да күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев