Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск пенсионерларына 5әр мең сум акча биреләчәк

Бер тапкыр бирелүче компенсация - 5 мең сум пенсионерларның 2017 ел январь ае пенсиясенә өстәләчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте карар кабул иткән. Аны алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итү яки гариза язу кирәкми. Компенсация Россия Пенсия фонды аша пенсия алучы һәм Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче пенсионерларга биреләчәк. 2016 елда...

Бер тапкыр бирелүче компенсация - 5 мең сум пенсионерларның 2017 ел январь ае пенсиясенә өстәләчәк.
Бу хакта РФ Хөкүмәте карар кабул иткән. Аны алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итү яки гариза язу кирәкми.
Компенсация Россия Пенсия фонды аша пенсия алучы һәм Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче пенсионерларга биреләчәк.
2016 елда Россия фонды барлык төр пенсияләргә 4 процент күләмендә индексация ясады. Шул исәптән эшләмәүче пенсионерларның иминиятләү пенсияләре дә индексацияләнде. Бер тапкыр бирелүче компенсация бюджетның финанс мөмкинлекләре чикле шартларда пенсионерларга бераз ярдәм булачак.
Киләчәктәге индексацияләүләргә килгәндә, РФ Хөкүмәте тарафыннан 2017 елдан башлап аны элеккеге тәртипкә кайтып башкару хакында карар кабул ителде. Ягъни тулы күләмдә - үткән елдагы инфляцияне һәм яшәү минимумының күләменең үсешен исәпкә алып.
Шулай итеп эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 2017 елның 1 февралендә кулланучы бәяләренең 2016 елдагы үсеш индексыннан чыгып индексацияләнәчәк. Пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне индексацияләү 2017 елның 1 апреленнән, пенсионерларның 2016 елдагы яшәү минимумы индексы үсеше күләменнән чыгып башкарылачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев