Заман сулышы

Лениногорск профсоюзлары җитди мәсьәләгә шаярып карый (ФОТОЛАР)

Якынлашып килүче халыкара хезмәтне саклау  көне уңаеннан  бүген Мәгариф идарәсенең актлар залында  бик кызыклы  да, эчтәлекле дә чара уза. 

-    Барыбыз га да аңлашылганча, хезмәтне саклау -  бик мөһим эш. Бигрәк  тә тәрбия-укыту системасында аның  әһәмияте зур. Чарада катнашкан укытучылар, тәрбиячеләр  хезмәтне саклау буенча белемнәрен күрсәтәчәк, - диде  мәгариф хезмәткәрләре профком рәисе Марина Сосункевич.
Бәйгедә  унике команда көч сынашачак. Шуларның тугызысы- балалар бакчасы хезмәткәрләре, өчесе- мәктәп. Ул КВН рәвешендә ике көн ( бүген-иртәгә) дәвам итәчәк. Иң көчле команда Казанга барып, районның данын  яклаячак.  
 

Зилә Мөдәррисова тексты һәм фотолары

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: