Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районы башлыгы Ивановка авылында храм төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

Кичә, 12 майда шәһәр мэры кабинетында Ивановка авылында храм төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте. Аның эшендә Лениногорск Троицкий храмы протоиерее Иоанн Антипов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Надежда Шалдаева һәм Гөлфирә Рафикова, Ивановка авыл җирлеге башлыгы Александр Московец, шәһәрнең төзелеш оешмасы җитәкчеләре җыелды. Исегезгә төшерәбез: былтыр янган часовня урынына...

Кичә, 12 майда шәһәр мэры кабинетында Ивановка авылында храм төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте. Аның эшендә Лениногорск Троицкий храмы протоиерее Иоанн Антипов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Надежда Шалдаева һәм Гөлфирә Рафикова, Ивановка авыл җирлеге башлыгы Александр Московец, шәһәрнең төзелеш оешмасы җитәкчеләре җыелды.
Исегезгә төшерәбез: былтыр янган часовня урынына храм төзү турында үткән ел ахырында сөйләшенгән иде. Шуңа киңәшмә башында Рәгать Хөсәенов кайчан һәм нинди вакытка төзеп бетерү турында конкрет бурычлар билгеләде. Чакырылган төзүчеләр башкарырга тиешле эшләр исемлеген барлады, төзелешнең уңайлы вариантын сайладылар.
Төзелешкә үз теләкләре белән ярдәм итәргә теләүче предприятиеләр исемлегендә бүген 10 лап оешма бар. Бу: «Сигнал», «ЖБИ-Строй», «ЛЗЖБИ», «Сарэт», «ЛИС», «Универсалстрой», «ЛСК», «Максат», «Омега» җәмгыятьләре һәм башкалар бар.
Храмның попечительләр советы район һәм шәһәр халкын төзелештә ярдәм күрсәтергә чакыра.
Хөрмәтле лениногорскилылар!
Ивановкада Храм төзелеше өчен срестволарны сез "Лениногорск" хәйрия фондына күчерә аласыз.
Реквизитлары:
ИНН 1649035262
КПП 164901001
р/с 40703810117020000050
в ОАО «Ак Барс» Банк г.Казань
БИК 049205805
к/с 30101810000000000805
назначение платежа «на строительство часовни в с.Ивановка».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: храм