Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында халыкны кабул итү мобиль пункты эшләде (фотолар)

Дүртенче августтан алып уналтынчы сентябрьга кадәр Татарстанда яшәүче һәр кеше халыкны кабул итү мобиль пунктына үз соравы, тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә ала. Бүген бу мөмкинлекне Шөгер авылында яшәүчеләргә дә бирделәр. Мобиль пункты төш вакытында азык-төлекләр кибете каршында үз урынын алды. "Единая Россия" тамгасы күрсәтелгән автобус янына әкренләп кешеләр агыла башлады....

Дүртенче августтан алып уналтынчы сентябрьга кадәр Татарстанда яшәүче һәр кеше халыкны кабул итү мобиль пунктына үз соравы, тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә ала. Бүген бу мөмкинлекне Шөгер авылында яшәүчеләргә дә бирделәр.

Мобиль пункты төш вакытында азык-төлекләр кибете каршында үз урынын алды. "Единая Россия" тамгасы күрсәтелгән автобус янына әкренләп кешеләр агыла башлады. Ак халаттан медпункт мөдире Фирүзә Рәхимова:

- Мине үзем эшли торган бинаның тышкы кыяфәтте борчый, нигезләрен карыйсы һәм төзәтәсе иде, баскычлары да яраксызга әйләнеп бара. Аннан газ котелы да бик иске, яңартып булмас микән. - дип үз гозерен әйтеп салды.

Ә менә шушы авылда яшәүче Эльвира Гыймаева мобиль пунктына өч сорау-үтенеч белән килгән һәм ул аларны махсус бланкта язды.

- Беренчедән, өч бала анасы буларак, безгә җир бирелергә тиешле иде. Документлар 2013 елда әзер булса да, әле безгә дигән җиребезнең кайда икәнлеген белүче юк. Икенчедән,балалар бакчасы иске. Авылыбызда кечкенә генә булса да балалар бакчасы төзелү мәсьәләсе каралсын иде. Өченчедән, авылыбызда балалар өчен бернинди дә уен мәйданчыклары юк. Шул хакта да уйлансыннар иде, - ди ул.

Сүзгә Шөгер балалар бакчасы мөдире Илдус Шиһапов та кушылды: " Әйе, чынлап та, балалар бакчасы бик ташландык хәлдә. Ул ябылу алдында тора, инде бер төркемне кыскартырга мәҗбүр булдык. Бүгенге көндә карамакта унҗиде бала. Аларның барысы да күп балалы, яки авыр хәлдә калган гаиләдән йөрүчеләр. Күпчелек ата-ана нарасыйларын башка авылга йөртегә мәҗбүр. Ә андый мөмкинлекләре булмаган очракта нишләргә", - ди Илдус Шиһапов. "Киләчәктә авыл җирлекләрендә кечкенә балалар бакчасы төзелү прогаммасы да каралсын иде", - дип борчыла ул.
Ә менә сиксән дүрт яшьлек, гомер буе моторист булып эшләгән Зәфәр бабайны флюорогорафиягә ничек төшәргә икән дигән сорау борчый. Элек бу процедураны авылда да үтә идек, шәһәргә барам дисәм дә, яшь чак иде. Ә хәзер ерак юлга чыгу аның кебекләр өчен бик кыен. Шуңа күрә киләчәктә, картлар өчен флюорографияне авылда үткәрергә дигән карар кылсыннар иде, - ди. Пенсия яшендәге Минниса Гыйльманова да шул ук фикердә.

- Безгә шәһәргә барып йөрергә бик авыр һәм уңайсыз. Бармактан кан алу өчен дә шәһәргә барырга кирәк хәзер. Гөрләп эшләп торган хастаханәне яптылар. Безнең ише карт-корыга шәһәргә барып җиткәнче, ятып үләргә генә кала, - ди.

Ә менә утыз яшьлек Эльза Бәдертинованы яшь белгечләргә йорт төзү өчен җир биреләчәге кызыксындыра һәм киләчәктә аларның гозер теләкләре сүздә генә калмасын, ә аларны чынга ашыру җаен да тапсыннар иде дип, тели.

Шулай ук бүген мобиль пунктлар Тимәштә һәм Лениногорскида халыкны кабул итәчәк.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев