Лениногорск районында төрлекчелек буенча күрсәткечләр
Терлекчелек өлкәсендә узган елга нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. Узган ел 1 мең 669 тонна мөгезле эре терлек ите, 2 мең 693 тонна дуңгыз ите, 264 тонна кош ите җитештерелгән. Яңа туган бозаулар саны - 4 мең 661 баш, чучка балалары 31 мең 983 баш туган. 2016...
Терлекчелек өлкәсендә узган елга нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе.
Узган ел 1 мең 669 тонна мөгезле эре терлек ите, 2 мең 693 тонна дуңгыз ите, 264 тонна кош ите җитештерелгән. Яңа туган бозаулар саны - 4 мең 661 баш, чучка балалары 31 мең 983 баш туган. 2016 елда тулаем сөт саву күләме 16 мең 738 тонна тәшкил итә, уртача бер сыерга 4 мең 426 килограмм туры килә. 15 мең 581 тонна сөт реализацияләнгән.
Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 13 мең 235 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 4 мең 115 баш - савым сыерлары. Атлар 587 баш, сарыклар 1 мең 15, кош-корт 214 мең баш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев