Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында 41 меңнән артык халык җанисәптә катнашкан

Шәһәр һәм район халкы активлык күрсәтә.

"28 октябрьгә булган мәгълүматка караганда  халык санын алуда 41 меңнән артык кеше катнашты, аларның 28400 -  Лениногорскида, 13000 -район авылларында», - дип белдерде Лениногорскт статистика бүлеге начальнигы Лилия Хисмәтуллина.

 Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре халкы, исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган кешеләр, стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра алалар.

Лениногорскида һәм  районда 7 стационар пункт эшли. Аларның икесе шәһәрдә, адреслары: Тукай урамы, 4 йорт, – статистика бүлеге бинасы,Тукай урамы, 7 йорт - күпфункцияле үзәк.

 Бүгенге көндә стационар участоклар аша 800гә якын лениногорскилы исәпкә алу узды.

Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 3400 дән артык кеше язылды.

Халык санын алуның онлайн-форматыннан файдаланырга теләүчеләр эшне тизләтсен иде, бу 7 ноябрьгә кадәр генә булачак. Исәпкә алуда өйгә килеп халык санын алу -  беренче урында. популяры булып кала бирә. 37200дән артык кешене өйләренә килеп,  исәпкә алганнар. 

30 нчы октябрьдән 7 нче ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәрдә  халык санын алу дәвам итәчәк. Стационар исәпкә алу участоклары элекке режимда эшләячәк, шулай ук исәпкә алучылар йортлар буенча йөриячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев