Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск шәһәре һәм районы ветераннар советының конференциясе үтте

Мәдәният сараенда шәһәр һәм район ветераннар советының 13нче хисап-сайлау конференциясе узды.

Конференция эше күргәзмәдән башланды. Ветераннарның кул эшләреннән искиткеч күргәзмә ясалган иде.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, Әлмәт ветераннар советы Владимир Яшанин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, предприятие-оешмаларның ветераннар советлары рәисләре, авыл җирлекләрендәге ветераннар советы рәисләре катнашты.

Бүгенге көндә ветераннар ешмасы 60 беренчел ветераннар оешмасын үз эченә ала, шуның 24 е- авыл җирлекләрендә.

Лениногорск ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев оешманың 5 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

Оешма эшчәнлегенең  бер юнәлеше булып, төрле мәдәни, социаль һәм тарихи проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру тора.

“Россия Президенты грантына “Минем йөрәгемдә солдат исеме” дип аталган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 1000 паспорты ясалды. Бу катлаулы эштә авыл җирлекләре башлыклары, барлык авылларның ветераннар советы рәисләре, шәһәр ветераннары зур ярдәм күрсәттеләр. Чөнки каберләрне табар өчен шәһәрдә һәм авылда дистәләгән зиратларга барырга туры килде”, - дип сөйләде Анатолий Арсентьевич.

Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ветераннар гуманитар ярдәмгә кушылалар. Азык-төлек, кием һәм аяк киеме, шәхси гигиена чаралары җибәргәннәр һәм акчалата да  җыйганнар.

Ветераннар үз эшләрендә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүне мөһим юнәлеш дип саныйлар. Ветераннар советында лекторлар төркеме оешкан, аны ветеран- укытучы Николай Степанов җитәкли. Алар мәктәпләрдә еш булалар.

«Лениногорскнефть»  ветераннар оешмасы рәисе Миншакир Нуриев,  «Ремсервис»тан Татьяна Савельева, Мәгариф ветераннар оешмасы рәисе Люция Ильина һәм Шөгер авылы ветераннар рәисе Надежда Вакулюк эшчәнлекләре  турында сөйләделәр.

Татарстан Ветераннар төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков Лениногорскиның ветераннар оешмасы эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм уңышлар теләде.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов безнең ветераннарның һәрвакыт актив булуларын билгеләп үтте.

Ветераннар советы конференциясе ахырында  Анатолий Кондратьевны янәдән шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе итеп сайланды.

Соңыннан актив ветераннарны бүләкләделәр.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2299535.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев