Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Социаль фонды баланы тәрбиягә яки уллыкка алганда бирелә торган пособие турында аңлата

Баланы тәрбиягә алган яки уллыкка алган лениногорскилылар бер тапкыр бирелә торган пособиегә хокуклы.

2023 елда ул -  22909,03 сумга тигез. Түләү билгеләнгән күләмдә бирелә.

Пособие билгеләү өчен Социаль фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гаризаны уллыкка алу турында суд карары көченә кергән көннән алып яки баланы гаиләгә кабул итү турында килешү төзелгән көннән алып, 6 ай эчендә бирергә кирәклеген искәртә Лениногорск клиент хезмәте.

Пособие билгеләү турындагы карар 10 эш көне эчендә хәл ителә. Хәл ителгәннән соң, 5 эш көне эчендә түләү күчә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев