Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск студентлары өчен туристик слет узды 

Лениногорскида урта һөнәри һәм югары белем бирү уку йортларында укучы студентлар өчен туристик слет узды.


Бу хакта Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе хәбәр итә.

Слетны да әлеге идарә уздырды. Студентлар урман паркындагы “Храбрая белка” бау паркында төрле сынаулар узды. Алар мылтыктан атып карады, бау паркында трассаны үтте, экология, туризм буенча белемнәрен сынап карады.

Сынаулар узгач, алар итле карабодай боткасыннан авыз итте, кайнар чәй эчтеләр. 

Нәтиҗәдә, “Туристик слет-2019” исеменә КНИТУ-КАИ Лениногорск филиалы лаек булды. Икенчедә – Лениногорск музыка-сәнгать педагогия колледжы, өченче урында – Лениногорск нефть техникумы

 

Фото: Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев