Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Новиков белән очрашты

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтү кысаларында 5 май көнне сугыш ветераны Михаил Новиков мәктәп укучылары белән очрашты. Очрашу барышында укучылар бүгенге тормыш өчен нинди зур эш эшләнелгәнлеген аңладылар. Ветераннарыбыз - батырлык, туган илгә тугрылык үрнәге. Бер минутлык тынлык белән шул елларның авырлыгын кичкән ватандашларыбыз искә алынды. Ул...

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтү кысаларында 5 май көнне сугыш ветераны Михаил Новиков мәктәп укучылары белән очрашты.

Очрашу барышында укучылар бүгенге тормыш өчен нинди зур эш эшләнелгәнлеген аңладылар. Ветераннарыбыз - батырлык, туган илгә тугрылык үрнәге.

Бер минутлык тынлык белән шул елларның авырлыгын кичкән ватандашларыбыз искә алынды. Ул минутта һәрберсе бабаларыбызның бүгенге көннең шундый якты булуына бәяләп булмаслык зур өлеш керткәнлеген аңлады. Укучылар ветераныбызны алкышларга күмде һәм чын күңелдән бүгенге тормышыбызның тынычлыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, барысына да исәнлек-саулык һәм тыныч тормыш телибез!

Лениногорск ЗАГС бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев