Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучылары өчен бәйге

Быел дәүләт автомобиль инспекциясе 80 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан, республика ЮХИДИ идарәсенең Лениногорск буенча бүлеге балалар арасында конкурс үткәрә. "Киләчәккә хат" («Послание в будущее») - әлеге номинациядә 10-16 яшьлекләр катнаша ала. Киләчәктә дәүләт автомобиль инспекциясе, машина йөртүчеләр, җәяүлеләр нинди булыр, шулай ук инспекциянең 100 еллыгы уңаеннан теләкләр җиткерергә мөмкин....

Быел дәүләт автомобиль инспекциясе 80 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан, республика ЮХИДИ идарәсенең Лениногорск буенча бүлеге балалар арасында конкурс үткәрә.


"Киләчәккә хат" («Послание в будущее») - әлеге номинациядә 10-16 яшьлекләр катнаша ала.

Киләчәктә дәүләт автомобиль инспекциясе, машина йөртүчеләр, җәяүлеләр нинди булыр, шулай ук инспекциянең 100 еллыгы уңаеннан теләкләр җиткерергә мөмкин. А-4 форматта 1 биттән артмаска тиеш.

"Дәүләт автомобиль инспекциясенең 80 еллыгы белән котлау открыткасы" («Поздравительная открытка к 80-летию Госавтоинспекции») - бу номинациядә 5-7 яшьлек балалар катнаша.

Монысында иң кечкенәләр дә катнаша ала. Әгәр яза алмасагыз, открытканы үзенчәлекле итеп ясагыз.

Җиңүчеләр һәм катнашучыларга дипл ом һәм бүләкләр тапшырылачак. Иң яхшы хезмәтләр республика буенча ЮХИДИ идарәсе музеена тапшырыла, Казанда оештырылачак күргәзмәгә куелачак.

Материалларны Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсенә, 113 нче кабинетка тапшырырга кирәк. Кабул итү 1 июньдә төгәлләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев