Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучылары эшче һөнәрләре белән танышты

Якшәмбе көнне районның чыгарылыш сыйныф укучылары Казан шәһәренә эшче һөнәрләрнең икенче Илкүләм чемпионатына барды. Барлыгы 9 автобус иртәнге сәгать 4тә башкалабызга юл алды. Районыбызның өлкән сыйныф укучылары арасында безнең Түбән Чыршылы мәктәбеннән X сыйныфтан тугыз, бер укучы IX сыйныфтан бар иде. Аларны тарих фәне укытучысы Ришат Әхмәдиев озата барды. Мәктәп...

Якшәмбе көнне районның чыгарылыш сыйныф укучылары Казан шәһәренә эшче һөнәрләрнең икенче Илкүләм чемпионатына барды.
Барлыгы 9 автобус иртәнге сәгать 4тә башкалабызга юл алды. Районыбызның өлкән сыйныф укучылары арасында безнең Түбән Чыршылы мәктәбеннән X сыйныфтан тугыз, бер укучы IX сыйныфтан бар иде. Аларны тарих фәне укытучысы Ришат Әхмәдиев озата барды. Мәктәп автобусы шоферы Габделхәй абый Гыйльманов ипләп кенә, ял иттерә -иттерә, ерак юл сизелми калырлык итеп алып барган. Экскурсиянең максаты: укучыларны һөнәрләрнең үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру иде.
Анда "Россиянең эшчеләр осталыгы, күнекмәләре" дип аталган мастер-класслар, презентацияләр күрсәтелгән. Укучылар әзер продукциянең ясалу тәртибен күреп, кирәк икән куллары белән тотып карый алган. Монда чигү-бәйләү, тимердән роза чәчәкләре кою, чыбыктан үргән бишек, кәрҗин савытлар, затлы спектакль костюмнары, аш-су ризыкларын пешерү үзенчәлекләре, чәчтараш һөнәрен күзәтүгә кадәрле ачык мисаллар күреп, шаккаткан укучылар.
- Авыл балаларына бар да кызык иде, - дип үзенең тәэсире белән уртаклашты укытучы абыйлары. - Мәсәлән, IX сыйныф укучысы Ранис Закиров компьютер технологиясе күргәзмәсеннән озак китә алмады. Бик күп сораулар яудырды, ул үзенә кирәкле мәгълүмат алгандыр, канәгать калды, -ди Ришат.
Ә менә Руслан Мөхәммәтҗанов (X сыйныф) эретеп ябыштыручы һөнәрен күрсәткән эш алымнарын күзәткән.
- О-о, анда бөтенләй яңача эш алымнары, бик уңай эш кораллары барлыкка килгән икән бу һөнәрдә, дип шаккатып сөйләде кайткач. - Шундый эш кораллары булса, әтиемә бик уңайлы, шәп булыр иде!
- Кызларны нечкә, зәвыклы курчаклар кызыксындырды, - дип сөйләде сыйныфтагы укучым Ранис. Алар курчак ясау серләренә төшенде. Бик озак басып карап тордылар. Аларны кулларына алып уйнап карадылар.
-Азнакай курчаклары асыл, күз явын алырлык матур иде. Ә инде тал чыбыгыннан үргән бишектәге курчак яныннан бишек җыры ишетелеп торды, - дип искә алды кызлар үзләре.
X сыйныф укучысы Нияз Кәримовның әтисе урман хуҗалыгында эшләгәнлектән, билгеле инде, егетне агач эшкәртү, бура бурау технологиясе кызыксындырган.
-Кул эше бөтенләй диярлек механикалаштырылган, барын да җайлы гына техника белән эшлиләр, -дип сөйләде укучым.
-Эшче һөнәрләре барлык нечкәлекләре белән күрсәтелгән иде, укучыларны бу мастер-класслар битараф калдырмады, -дип фикерләре белән уртаклашты Ришат Салих улы.
Мондый экскурсияләр үзенең җитди һәм файдалы булуы белән аерылып тора. Ни дисәң дә, үзеңә һөнәр сайлау - җиңел эш түгел. Менә шулай үз күзең белән күреп, үз кулың белән тотып карасаң ,бәлки, һөнәр сайлауда укучылар ялгышмас, дип ышанып каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан