Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучылары “SаМоSтоятельные дети” хәрәкәтендә катнаша

Шәһәребездәге "Мөстәкыйль балалар" («SаМоSтоятельные дети") хәрәкәтендә катнашучы балалар наркотикларга каршы актив эшчәнлек алып бара. Узган атнада шәһәр мэриясендә алар өчен «Белергә хокукым бар» дип исемләнгән интернет-дәрес үтте. Ул видеоконференция режимында барып, бездән тыш, Казан, Түбән Кама, Азнакай районыннан 12-16 яшьтәге укучылар катнашты. "Мөстәкыйль балалар" проекты 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла....

Шәһәребездәге "Мөстәкыйль балалар" («SаМоSтоятельные дети") хәрәкәтендә катнашучы балалар наркотикларга каршы актив эшчәнлек алып бара. Узган атнада шәһәр мэриясендә алар өчен «Белергә хокукым бар» дип исемләнгән интернет-дәрес үтте.
Ул видеоконференция режимында барып, бездән тыш, Казан, Түбән Кама, Азнакай районыннан 12-16 яшьтәге укучылар катнашты.
"Мөстәкыйль балалар" проекты 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Аның максаты - мәктәп яшендәге балалар тарафыннан психоактив матдәләрне куллануны кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Проектта катнашучылар тәмәке, алкоголь, наркотик һәм психоактив матдәләргә каршы көрәш алып бару турындагы махсус контрактка кул куя.
Бу көнге конференциядә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны прокуратура, республика мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук башка ведомство вәкилләренә бирә алды. Аларның күпчелеген алкоголь, тәмәке һәм наркотикларның начар йогынтысы турындагы сораулар алып торды. Алардан кала, укучылар шулай ук телевизион тапшырулар, криминаль тапшыруларның балаларга йогынтысы кебек сораулар бирде.
Бүгенге көндә безнең районда "Мөстәкыйль балалар" проектында 15 мәктәптән 225 укучы катнаша.
- Үсеп килүче буынны начар гадәтләрдән, тискәре күренешләрдән саклап калу - бүгенге көннең төп бурычы. Видеоконференция шул уңайдан үткәрелде. Максатыбыз балалар арасында яман гадәтләргә каршы профилактик чаралар үткәрүне активлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде, - ди район мәгариф бүлеге белгече Елена Бурлакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: самостоятельные дети

2
X