Лениногорск укучылары Бөтенроссия Олимпиадасында катнашты
Лениногорск шәһәре һәм районы мәктәпләрендә укучы 233 бала Бөтенроссия Олимпиадасында катнашты.
Ул , Бөек Ватан сугышы чорында, халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыгына багышланды.
Шәһәр һәм район буенча,берьюлы сигез урында Олимпиада үткәрү урыннары хәстәрләнгән иде: Лениногорскның- 1нче, 2нче, 3нче, районның-Яңа Серёжкино, Иске Куак, Шөгер мәктәпләре һәм Үзәк китапханә залы. Бәйгедә, кече сыйныфтан-югары сыйныфка кадәр мәктәп укучылары, 9 тест биременә дөрес җавап табарга, ә 1 сорауга исә , тулырак җавап бирергә тиешләр иде.
Олимпиадада, 10-12яшьлекләр арасында,Подлесный мәктәбеннән Сергей Журавлёв, 13-16 яшьтәгеләрдән, Иске Куак мәктәбе укучысы Максим Есипов җиңүче булды. Аларның эшләре, алдагы турда катнашу өчен, республика балалар китапханәсенә җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев