Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск волонтерлары ялгыз әбигә ярдәм итте (ФОТОЛАР)

"Язгы игелеклелек атнасы" кысаларында, "Волонтер" оешмасына йөрүче егетләр 7нче ТОС үзидарәсе микрорайонында яшәүче Ада Пацковага ярдәм итте. Менделеев урамындагы шәхси йортларның берсендә ялгызы гына гомер итүче әбинең карын көрәде. Илдар, Андрей һәм Роман "Ярдәм итү шатлык китерә" дигән девиз астында ветеранның абзарына кадәр сукмак салдылар. Хуҗабикә: -Иртәгә үк тавыклар китертәм,...

"Язгы игелеклелек атнасы" кысаларында, "Волонтер" оешмасына йөрүче егетләр 7нче ТОС үзидарәсе микрорайонында яшәүче Ада Пацковага ярдәм итте.


Менделеев урамындагы шәхси йортларның берсендә ялгызы гына гомер итүче әбинең карын көрәде. Илдар, Андрей һәм Роман "Ярдәм итү шатлык китерә" дигән девиз астында ветеранның абзарына кадәр сукмак салдылар. Хуҗабикә:

-Иртәгә үк тавыклар китертәм, сарайга юл булмаганга алмый тора идем. Малайларның ярдәм итүе яхшы булды әле, бу кар кайчан эреп бетә әле, ә үземнең көрәргә көчем юк, - дип чын күңелдән сөенде.

Сез миңа әйтеп бетермәслек изгелек күрсәттегез дип, малайларны тәмле компот, пилмән белән дә сыйлады.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев