Гаилә бәйрәме
Бүген 11 октябрьдә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сарае Киров өлкәсенең Вятские Поляны (Нократ Аланы) шәһәреннән килгән парлар өчен үз ишекләрен ачты.
Дмитрий белән Полина безнең ЗАГСны аның тышкы күренешенең матурлыгы һәм үзенчәлекле эчке бизәлеше өчен сайлаганнар.
Шәһәребезнең алтын төсләргә күмелеп утыруы, ике сулыкның яр буйлары һәм урман-парк зонасы әлеге парны битараф калдырмады, дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге.
Никахлашу тантанасында балалары Глеб һәм Евгения, шулай ук гаиләнең дүртаяклы дусты - лабрадор Честер катнашкан.
Нет комментариев