Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Үзәк китапханәсенең милли бүлеге "Долголетие" үзәгендә реабилитация узучылар янында булды

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, Лениногорскиның үзәкләштерелгән китапханәнең милли бүлеге хезмәткәрләре “Долголетие” социаль ярдәм үзәгендә тернәкләнү узучылар өчен “Бер җылы сүз йөрттем йөрәгемдә “ дип аталган чара оештырды.

Күңелле очрашу матур шигырьләр, театраль күренешләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. 

Якташыбыз Зилә Мөдәррисованың «Ул бит ямьсез» дип исемләнгән комедияле пьессасын да сәхнәләштереп күрсәттеләр.  Ял итүчеләр кызыклы уеннарда,  караоке җырлауда бик актив катнаштылар. 

Чара барышында яңа китап-журналларга күзәтү үткәрелде. Мөмкинлекләре чикле булганнар абый-апалар күрсәтелгән игътибар, җылы сүзләр, ягымлы карашлардан бик канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев